Татарстанның студент отрядлары, яшьләрнең үз мәнфәгатьләрен исәпкә алып, эш юнәлешләрен киңәйтәләр.
Бу хакта Татарстан студотрядларының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Казан дәүләт энергетика университетының 12 студенты «Энерджи» студентлар отряды составына керде һәм Санкт-Петербургка Бөтенроссия Хезмәт проектына юл тотты.
Отрядта катнашучыларның бер өлеше пассажир вагоннарын озатучы булып эшли, ә бер өлеше Татарстан Студентлар отрядлары тарихында беренче мәртәбә поезд вагон-рестораннарында официант булып хезмәт итә.
Нет комментариев