«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Танышу һәм гаилә традицияләре урыны: Казанда узачак VK Fest‘та «Татарстан кунак бүлмәсе» ачылачак

Быел республиканың төп җәйге фестивальләренең берсе – VK Fest 7 июньдә «Казан» гаилә үзәге янында узачак

Ул музыка һәм технологияләр үзәге генә түгел, ә танышу, гаилә кору һәм хәтта никахны теркәү өчен төп мәйданчык булачак. Бу вакыйгаларның барысын да «Татарстан Республикасы кунак бүлмәсе» берләштерәчәк. Биредә «Идел»  – «Идель» журналы редакцияләренең татар сәхнәсе, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, тематик фотозоналар һәм Сабан туе мәйданчыгы тәкъдим ителәчәк. 

«Бу көнне, 7 июньдә, республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә иң яраткан милли бәйрәмебез – Сабан туе узачак. Шуңа күрә VK Fest фестивалендә дә без Сабантуй атмосферасын яңартырга булдык, ул уеннар һәм ярышлар мәйданчыгы гына түгел, ә гаилә белән ял итү, гореф-гадәтләр, танышу урыны да булачак. Татарстан Республикасы фестивальнең барлык кунаклары өчен Сабан туе гореф-гадәтләрен, шулай ук танышырга мөмкин булган тематик зоналарны тәкъдим итте», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе дә махсус программа әзерләгән. Әйтик, кичке программада «ИДЕЛ» сәхнәсендә бер парның никахы теркәләчәк – Зөлфәт һәм Елизавета  «ВКонтакте» социаль челтәрендә танышкан, шуңа күрә яшьләр нәкъ менә VK Fest‘та язылышырга карар кылган. Бәйрәм тантанасын махсус форматта уздырачаклар.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое