24 август 18:00 сәгатьтә КАЙТ гастрокомплексы террасасында «Тасма» подкастының чираттагы ачык съемкалары узачак.
Кунакта – Татарстанның Халык артисты Эльмира Кәлимуллина.
Подкастның алып баручысы Алсу Мансурова белән иҗаттагы кыюлык һәм ихласлык, карьера төзү белән әни ролен бергә алып бару турында сөйләшәчәкләр. Тамашачыларга төшерү процессын күзәтү генә түгел, ә әңгәмәгә кушылу мөмкинлеге дә биреләчәк — һәр теләгән кеше Эльмирага үз сорауларын бирә ала.
Съемка урыны очраклы түгел: бу җәй «Тасма» аудитория белән тагын да якыннанрак танышу өчен студия чикләреннән чыгып, Казанның иң атмосфералы нокталарында ачык форматта уза. Моңа кадәр чыгарылышлар Черек күлдә һәм Мәскәү базарында яздырылды — анда шеф-пекарь Камилә Абдуллина һәм блогерлар Айгизә һәм Рәмис Латыйповлар катнашты. Киләсе съемка кичке Казансу һәм шәһәр манзарасы белән «КАЙТ» террасасына узачак.
Керү ирекле, ләкин теркәлү кирәк.
Нет комментариев