«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татар китабы йорты ишегалдында «Безнең урам көе» концерты була

Татар китабы йорты йорты казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 16 июльдә, 18:30 сәгатьтә, Шәриф Камал музее ишегалдында (Островский ур., 15) узачак «Безнең урам көе» дип аталган җәйге урам концертына чакыра.

Бу кичә Күрше фестивальләре кысаларында гамәлгә ашырылучы «Күрше. Мирас» мәдәни-тикшеренү проектының тәүге чарасы булачак.

Урам ул зур тарихның бер кечкенә генә өлеше  — монда нинди кешеләр яшәгән, аларның хатирәләре нинди? Эзләнүләр борынга тарихтын башлап бүгенге көннәргә хәтле бара.  «Күрше. Мирас» проекты кысаларында барачак чаралар Островский (элеккеге Вознесенская) урамының тарихын өйрәнүгә һәм аның мәдәни хәтерен саклауга багышланган. 

Проект Татар китабы йорты ишегалдындагы җылы җырлы кичә белән башланып китәчәк. 

Кичәнең программасы

18:30 — ачык микрофон.
Теләге булган һәркем җыр башкара, шигырь укый яки Островский урамы белән бәйле истәлекләре һәм вакыйгалары белән уртаклаша ала.
19:30–21:00 — «Безнең урам көе» концерты.

Концертта катнашалар:

«Болгар кызлары» триосы;
Инсаф Ганибаев;
Айгиз Хәйдәршин;
Әмирхан Шәрифуллин;
Азат Гыймадиев;
Булат Шәймиев.

Керү ирекле.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое