«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татар китабы йортында татарча фәлсәфәгә багышланган чара узачак

3 июньдә Татар китабы йортында – чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак.

«Беренче чәршәмбе / Первая среда» акциясе һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелә. Проект күңел ачу һәм белем бирү форматларын берләштерә: ул музей мәйданчыгында мәдәният һәм тарихның төрле якларын өйрәнергә, экспозицияләр һәм күргәзмәләр белән яңача танышырга мөмкинлек бирә. Мини-фестиваль татар теле, әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате турында ачык һәм заманча сөйләшү мәйданы булачак.

3 июньдә Татар китабы йортында – чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак. Мини-фестиваль татар телендәге академик фәлсәфәгә багышланачак һәм дискуссия, медиация һәм бию перформансын берләштерәчәк.

Июньнең беренче чәршәмбесендә, яшьләр, Татар китабы йортында татар телендәге академик фәлсәфә тарихын өйрәнәчәк. Билгеле булганча, совет чорында һәм 1990 еллар ахырында Татарстанда татар телендә диалектик материализм, фәлсәфә тарихы, социаль фәлсәфә һәм эстетика буенча дәреслекләр нәшер ителгән. Казан фәлсәфәчеләре Мансур Габдрахманов, Ибраһим Ганиев һәм Казбек Гыйззәтов исемнәре туган телдә фәлсәфи белем бирүне үстерү омтылышы белән тыгыз бәйләнгән.

Кичә программасында: Татар фәлсәфәчеләре,  татар телендәге фәлсәфә дәреслекләре һәм сүзлекләре авторлары турындагы фәнни - популяр лекция, «Габдрахмановтан башлап Гыйззәтовка кадәр татар телендәге фәлсәфә һәм татар фәлсәфәсе. Югалганмы/потенциальмы?» ачык дискуссиясе, Татар китабы йорты залларында фәлсәфи медиация, «Хакыйкать тәнгә пычак кебек керә» пластик перформансы.

Шулай ук көн дәвамында музейда сирәк басмалар күргәзмәсе эшләячәк: ХХ гасыр башындагы татар зыялылары хезмәтләре, татар телендәге фәлсәфә дәреслекләре һәм сүзлекләре тәкъдим ителәчәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое