«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Татар кызы – 2026» республика бәйгесе җиңүчесе билгеле!

23 июньдә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 11 кыз катнашты

Быелгы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Финал программасының төп мәгънәви юнәлеше кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамыр – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган ил төшенчәләренә нигезләнде.

Финал кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан ЗакировЭльвира Мифтахова, Defne (Фәүзия Кадыйрова), «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан ӘбраровАлмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.

Кызларның һәрберсе дә махсус номинацияләрдә бүләкләнде.

«Иң ягымлы кыз» – Гыйләҗева Ясминә Радик кызы (Әтнә районы);

«Иң җитез кыз» – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Әгерҗе районы);

«Иң сәләтле кыз» – Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (Балтач районы);

«Иң уңган кыз» – Минаҗева Камилә Ришат кызы (Мөслим районы);

«Иң нәзакәтле кыз» – Сафина Алия Илһам кызы (Актаныш районы);

«Иң ихлас кыз» – Зарипова Динә Азат кызы (Балтач районы);

«Иң назлы кыз» – Абдуллина Айсылу Айтуган кызы (Чаллы шәһәре);

«Иң максатчан кыз» – Сибгатова Ризәлә Корбангали кызы (Лаеш районы);

«Иң тырыш кыз» – Новосёлова Диана Анатолий кызы (Апас районы);

«Иң сөйкемле кыз» – Закирова Сиринә Илнар кызы (Балтач районы);

«Иң иҗади кыз» – Хәкимова Нәзирә Рәис кызы (Әтнә районы).

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең төп җиңүчесе Балтач районыннан Динә Зарипова булды.

«Татар кызы – 2026» республика бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

чыганак һәм фото: «Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое