Мәктәп укучыларын, студентларны, яшьләр берләшмәләре активистларын һәм яшьләр бергәлеге вәкилләрен «Россия – ул ...» акциясендә катнашырга чакыралар.
Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә
Акция яшь буында Ватанга хезмәт итү кыйммәтләрен популярлаштыру, милли тәңгәллекне ныгыту һәм остазларның һәм яшьләрнең Россия регионнары үсешенә керткән шәхси өлешләрен күрсәтү аша аңлы гражданлык позициясе һәм ил язмышына катнашлык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.
Анда 2026 елның 1 октябренә кадәр катнашырга мөмкин, социаль челтәрдә бер сүз белән «Россия – ул...» фразасын дәвам иткән мәгълүмати пост урнаштырырга кирәк. Бу һәр катнашучы өчен кыйммәтләр, тормышка караш, киләчәккә хыяллар яки илнең асылы дип атарга мөмкин булган әйбер турында була ала.
«Татар-информ».
Нет комментариев