«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстан - студентлар эшмәкәрлегендә инновацияләр лидеры

«Студентлар стартабы» федераль программасының йомгаклары буенча Татарстан конкурста җиңүчеләр саны буенча да, бирелгән гаризалар саны буенча да икенче урынны алды.

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының «Технологияләр» федераль проекты кысаларында «Студентлар стартабы» программасы үзләренең фәнни эшләнмәләрен уңышлы бизнес-проектларга әверелдерергә омтылучы яшьләр өчен платформа буларак хезмәт итә. Татарстан Республикасы фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән актив хезмәттәшлек итә, бу республика югары уку йортлары студентларына тиешле ярдәм алырга мөмкинлек бирә.

Быел Татарстаннан 1,7 меңнән артык гариза бирелгән, шулар арасыннан 293 җиңүчене билгеләгәннәр (җиңүчеләрнең гомуми саныннан 13%). Беренче урында – Мәскәү, өченчедә – Санкт-Петербург.

Конкурска барлыгы 12,6 мең гариза килгән, шуларның 2 250се җиңүче булган. Уңышның иң зур проценты «Цифрлы технологияләр» һәм «Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре» юнәлешләрендә теркәлгән.

«Татар-информ»

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое