«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстан студотрядлары «Россия-АСЕАН» саммитына әзерлектә катнаша

«Россия – АСЕАН» масштаблы халыкара саммитына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының 50дән артык катнашучысы шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә кушылды.

Бу хакта ТР студотрядларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанның студент отрядлары республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләрендә генә эшләп калмыйча, халыкара дәрәҗәдәге массакүләм вакыйгаларны әзерләүдә һәм уздыруда да актив катнашалар. Яз көне балалар «Яшел хуҗалык эшчесе» белгечлеге буенча һөнәри белем алдылар, шуңа күрә җәйге җитештерү практикасы чорында эшкә урнашу мөмкинлеге дә булды», – дип сөйләде Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтү советы рәисе урынбасары Василий Ислаев.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое