2026 елдан Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр икеләтә арта. Бу максатка республика бюджетыннан 211,8 млн сум каралган.
2026 елда Татарстан бюджетыннан авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче яшь әниләргә бирелә торган бер тапкыр түләнә торган ярдәм өчен 211,8 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Финанслар министрлыгы хәбәр итте.
Шулай итеп: беренче баласын тапкан 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум урынына 100 мең сум алачак; өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум урынына 200 мең сум түләнәчәк.
Түләүдән файдалану өчен мөһим шарт бар: гариза биргән вакытка кадәр хатын-кыз кимендә өч ел Татарстанның авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәсендә даими яшәгән булырга тиеш.
Бер тапкыр бирелә торган ярдәмне социаль яклау органнарында яки күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Нет комментариев