Комплекслы социаль программа Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яшүсмерләрнең тәмәке тарту проблемасы буенча» төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Программа чаралары ике төп юнәлеш буенча башкарыла: «Баш тарткан өчен рәхмәт!» – балигъ булмаганнарга тәмәке һәм вейплар сатуга каршы көрәш кампаниясе һәм укытучылар һәм ата-аналар өчен мәгърифәтчелек проектын – «Иң мөһиме – башламау!».
Программаны гамәлгә ашыруда күп кенә дәүләт структуралары, шул исәптән сәүдә, мәгариф, яшьләр һәм мәгълүмат сәясәте өлкәләрен алып баручы республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук иҗтимагый оешмалар катнашачак.
Нет комментариев