«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанда физика һәм химия укытучыларына 345 мең сумга кадәр премия биреләчәк

Татарстанда физика һәм химия фәннәрен укытучы педагогларга ярдәм итү буенча яңа программа эшли башлады.

Укучылары югары нәтиҗәләр күрсәткән, олимпиадаларда катнашкан һәм профильле чаралар үткәргән укытучылар 230 меңнән 345 мең сумга кадәр акчалата премия алуы мөмкин. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрәчәк.

Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Премияләр өч номинация буенча биреләчәк. «Физика-химия юнәлеше укытучысы» номинациясендә 100 кешегә кадәр 345 мең сум күләмендә бүләк алачак. «Яшь физика-химия юнәлеше укытучысы» номинациясендә шулай ук 100 педагогка 288 мең сум түләү каралган. Мәктәптә өстәмә эшләүче югары уку йорты укытучылары өчен 230 мең сумлык 20 премия билгеләнгән.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое