Татарстанда мәктәпкәчә яшь тәрбиячеләр өчен «Безнең яңа тәрбияче» премиясен 120 мең сум күләмендә гамәлгә куйдылар.
ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын премьер-министр Алексей Песошин имзалады. Акчалата бүләкләүләр ТР бюджетыннан биреләчәк.
Бүләкләүгә 35 яшькә кадәрге, эш стажы биш елдан артмаган белгечләр дәгъва итә алачак. Сүз тәрбияче, өлкән тәрбияче, музыка җитәкчесе, татар телен өйрәтү буенча тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү белән бәйле башка позицияләрне биләүче хезмәткәрләр турында бара.
Конкурс ел саен уздырылыр дип көтелә, ә алучылар саны 300 кешедән артмаячак.
Нет комментариев