Татарстанда, шул исәптән Казанда да, 14 июльдә төнлә һәм көндез көчле яңгырлар, яшен, боз, көчле җил көтелә.
Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска, шулай ук балаларны караусыз калдырмаска киңәш иттеләр.
- Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112, - диелә хәбәрдә.
Нет комментариев