«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ясалма фәһем буенча түгәрәкләр эшли башлый

Сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә ясалма фәһем буенча масштаблы белем бирү проекты старт ала.

Дәресләрне конкурс аша сайлап алынган 239 мәктәп педагогы һәм урта махсус уку йортларыннан 100 мөгаллим үткәрәчәк. Аларның һәркайсы 258 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак һәм түгәрәкне кимендә бер ел алып барачак.

Уку төркемнәре Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада, Чистайда һәм башка районнарда эшләячәк. Мәктәпләрдә түгәрәкләргә 3,5 меңнән артык 5-8 сыйныф укучысы йөриячәк. Башта балалар нейрочелтәрләр белән эшләүне үзләштерәчәкләр һәм гади проектлар булдырырга өйрәнәчәкләр, ә җиденче сыйныфка үз ИИ-агентларын эшли алачаклар. Параллель рәвештә көллиятләрдә, Казан элемтә техникумын һәм Түбән Кама һәм Лениногорск политехник көллиятләрен дә кертеп, программа буенча тагын 1,5 мең студент узачак.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое