«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанда рәсми рәвештә биш пляж ачылды: су коену өчен рөхсәт ителгән урыннар исемлеге

5 июньгә санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр буенча, 26 пляжның бишесе генә рөхсәт алган: алар арасында — Зәй, Буа, Алабуга, Кызыл Чишмә һәм Яр Чаллы.

Рөхсәт ителгән пляжлар исемлеге:

Зәй: Зәй-2 микрорайонындагы пляж, Кызыл мәйдан урамы;

Буа районы: Карлы авылында актив ял итү зонасы булган пляж, Буа Алан урамы;

Алабуга: шәһәрнең көньяк читендәге пляж;

Түбән Кама районы: Красный Ключ бистәсендәге "Кама" шәһәр пляжы;

Яр Чаллы: 38 һәм 12 микрорайоннар каршысындагы шәһәр пляжы, Ф.Табиев исемендәге яр буе.

Шунысы мөһим:

Бу пляжларда суны тикшерү нәтиҗәләре гигиена нормативларына туры килә. Башка пляжлар һәм яңа тикшеренүләр турында актуаль мәгълүмат Идарә сайтында атна саен бастырылачак.

Республика халкына һәм кунакларына рәсми рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга һәм мәгълүматларны күзәтеп барырга киңәш итәләр.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое