«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанда «Туган Батыр» тулы метражлы мультфильмын төшерәчәкләр

Татарстанда «Туган Батыр» тулы метражлы мультфильмы сценариен яза башлаганнар.

Фильм алдагы өч елда экраннарга чыгачак. Бу хакта «Татар-информ»га әлеге проектның шоураннеры,  «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов сөйләгән. 

«Без проектны берьюлы алты телдә эшлибез: татар, рус, инглиз, гарәп, төрек һәм кытай телләрендә. Бурычыбыз зур, проект үзе дә озын. Тулы метражлы фильм төшерү тиз эшләнми, бу җитди вакыйга», - дип сөйләде Абдрахманов.

Ул тулы метражлы мультфильм белән параллель рәвештә сериал буенча да эш дәвам итә, дип өстәде. Хәзер аның өчен чираттагы ун сериянең яңа яңартылган сценарие языла.

«Яңа елга бездә тагын чираттагы ун серия булачак, аларны без платформаларга куячакбыз», – дип белдерде Абдрахманов.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое