Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү системасы эшчәнлеге турында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләр турында гаризалар саны тотрыклы рәвештә кими.
– Әгәр 2020 елда мондый 4088 мөрәҗәгать теркәлсә, 2021 елда – 3694, 2022 елда – 2896, 2023 елда – 2623, 2024 елда – 1314 булган. 2025 елда бу сан 751гә кадәр төшкән. Быелның беренче яртыеллыгында исә нибары 282 гариза кабул ителгән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек азрак, – ди Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең эчке эшләр органнары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рамил Гарипов.
2026 елның алты ае нәтиҗәләре буенча эзләүдә булган 138 кешенең 116сы табылган. Шул ук вакытта узган еллардан калган очракларны да исәпкә алып, бүген эзләүдә 520 хәбәрсез югалган кеше кала. Аларның 201 очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Кешеләрнең югалу сәбәпләренә килгәндә, киң таралган сәбәпләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану, психик авырулар, өлкән яшьтә хәтер начараю, гаиләдәге конфликтлар, башка төбәкләргә эшкә китеп элемтәне өзү очраклары бар. Кайбер кешеләр бәхетсезлек нәтиҗәсендә югала: урманда адаша, суга бата, кышын салкында һәлак була.
Хәзерге вакытта Татарстанда полиция белән даими хезмәттәшлек итүче алты волонтерлык эзләү оешмасы эшли. Алар арасында иң билгелесе – «ЛизаАлерт». Моннан тыш, «Василиса», «След», «Надежда», «Эзләү үзәге» һәм югалган балаларга ярдәм күрсәтүче башка ирекле оешмалар да эзләү эшләрендә катнаша.
Статистика күрсәткәнчә, полиция, Тикшерү комитеты һәм волонтерларның уртак эше нәтиҗәсендә хәбәрсез югалган кешеләрнең күпчелеге кыска вакыт эчендә табыла. Әмма белгечләр һәр очракның үзенчәлекле булуын искәртә: кеше никадәр иртәрәк эзләүгә игълан ителә, аны исән-сау табу мөмкинлеге дә шулкадәр югарырак.
Нет комментариев