Сентябрьдә Татарстанның иң яхшы студентлары ясалма фәһемне өйрәнү өчен Кытайга юл тотачак.
Сигез кеше Кытайның әйдәп баручы югары уку йортларында практика узачак. Бу хакта журналистларга «РОСТКИ» бизнес форумында Татарстан цифрлар министрлыгы урынбасары Булат Габдрахманов сөйләде.
Кытай – ясалма фәһем үсеше өлкәсендә лидер, һәм безнең студентларга мондый тәҗрибә файдалы булачак. Кытайда алар медицина, мәгариф, икътисад тармакларында ЯФ-технологияләрне куллануны өйрәнә һәм әлеге белемнәрне республикабызга алып кайта алачак. Уку түләүсез булачак.
Сентябрьдә Кытайга студентларның беренче өлеше китәчәк, ел ахырына кадәр Кытайга тагын 20 студентны җибәрергә мөмкиннәр. Киләсе елда республикада кабул ителгән программаны дәвам итәргә планлаштыралар.
Нет комментариев