«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сум акча биреләчәк

Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең иң яхшы методист» бүләген бирү тәртибен раслады.

Әлеге түләүне методистлар, өлкән методистлар һәм мәгълүмати-методик бүлек җитәкчеләре алачак. Карар рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Бүләккә белем бирү системасын үстерүгә юнәлтелгән методик проектларны гамәлгә ашыручы, үз белгечлеге буенча кимендә өч ел яки педагогик стажы ун елдан да ким булмаган белгечләр дәгъва итә алачак.

Ел саен 305 җиңүчене бүләкләү планлаштырыла. Түләү күләме 172 414 сум тәшкил итәчәк.

Катнашу өчен гариза, проект, казанышлар турында мәгълүмат һәм башка документлар тапшырырга кирәк булачак. Бәяләүне хакимият вәкилләре, белгечләр һәм җәмәгатьчелек кергән комиссия үткәрәчәк. Җиңүчеләр проектны бәяләү һәм аны тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Соңгы карарны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы кабул итәчәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое