Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү үзәгендә 16-18 октябрь көннәрендә Идел буе федераль округы әйдаманнар командалары конкурсының республика этабы узды. Әлеге чара Татарстанда балалар ялын оештыру өлкәсендә эшләүче иң актив һәм үз эшенә тугры калган һөнәр ияләрен берләштерде.
Конкурс «Яшьләр регионы» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру максатыннан, «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Өч көнлек программа дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмаларының әйдаманнар командалары үзләренең педагогик осталыкларын, иҗади сәләтләрен һәм командада эшли белүләрен дәлилләделәр.
Конкурс программасы үз эченә җиде профильле сынауны алды: командаларның үзпрезентацияләре, күмәк иҗади эш әзерләү, кичке чара күрсәтү һәм төркемдә традицион «шәмчек» оештыру, үзенчәлекле психологик-педагогик очракларны чишү, «Бер минут эчендә киңәш» дип исемләнгән динамик конкурс һәм флешмоблар.
Экспертлар катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын, балалар психологиясен тирәнтен аңлауларын һәм лагерь тормышындагы катлаулы хәлләрдә тиз арада дөрес карар таба белүләрен билгеләп үттеләр.
Нәтиҗәләргә килгәндә, конкурста барлыгы 18 команда көч сынашты. Конкурста «Зелёные каникулы» лагере җиңү яулады, 2 нче урынга «Шәхес», 3 нче урынга «Дети лета» командалары лаек булды. Бу көчле командалар 2026 елның 22–25 октябрендә Казан шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы әйдаманнар командалары конкурсының финал этабында республикабыз данын яклаячак. Әйдаманнарга уңышлар телибез!
Конкурс оештыручылары — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял итү һәм эш белән тәэмин итү республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Ял» балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерү, ял итү һәм эш белән тәэмин итү шәһәр үзәге» яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесе. Оператор — «Сәләт» яшьләр үзәге.
Нет комментариев