Казанда узачак VK Festта Клава Кока, Дима Масленников, Вики шоу, Импровизаторлар, Платон Горохов, Ян Топлес и Супер Стас автограф-сессияләр уздырачак, тамашачылары белән аралашачак.
Фестиваль 7 июньдә «Казан» Гаилә үзәге янында узачак. Чыгыш ясаучы артистларның лайнапы элегрәк игълан ителгән иде. Димәк, VK Fest сәхнәсендә FEDUK, Дима Масленников, Клава Кока, Татьяна Куртукова, «Сироткин» төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert чыгыш ясаячак.

Музыка һәм инфлюенсерлардан тыш, кунакларны лекцияләр һәм мастер-класслар, гаилә белән күңел ачу чаралары һәм үзенчәлекле татар колориты көтә — VK Fest та янә татар сәхнәсе булачак. Фестиваль программасының барлык активлыгы чарага кадәр игълан ителәчәк..
Нет комментариев