Быел Гранд-финал беренче тапкыр Владивостокта узачак. Приморье краеның «КАРДО» амбассадоры Вадим Чумак ассызыклаганча, шәһәр бөтен Россиядән һәм төрле илләрдән кунаклар көтә.
Чара Владивостокта 16-20 сентябрьдә узачак. 16 августка кадәр теркәлүчеләр автомат рәвештә «КАРДО» конкурсында һәм «Другое дело» проектында катнашачак.
Чарада биш конкурс форматы финалистлары – «Премия», «Видеоконкурс», «Ярышлар», «Иҗтимагый проектлар» һәм «Урам киеме дизайны» – шулай ук урам мәдәнияте һәм спортының 13 юнәлеше вәкилләре очрашачак. Биш көн дәвамында катнашучылар җиңү өчен көрәшәчәк, проектлар тәкъдим итәчәкләр.
Теркәлү 20 сентябрьгә кадәр бара.
Нет комментариев