«Мин беркайчан да моны эшләмәячәкмен дип кистереп әйтергә ярамый» диюләре юкка түгелдер.
Язмыш шуклыгы белән нәкъ менә шул эшне башкарырга туры килә кайчак. Язмам герое белән дә шулай булган: «Бала караудан качкан саен, гел шуңа кире кайта идем», – ди Алсу Җәлил. Сүзебез – бала караучы, ягъни няня һөнәре турында булачагын аңлагансыздыр.

Дөресен әйтим, танышларым арасында бала караучы булып эшләүче бер Алсу гына булып чыкты. Хәер, бу хезмәткә ихтыяҗым булмагач, кызыксынуым да тумаган, күрәсең. Ә ул шундый кызыклы һөнәр икән! Бала караучы булып эшләүнең нечкәлекләре, кыенлыклары һәм күңелле яклары турында Алсу Җәлил үз тәҗрибәсенә таянып сөйләде.
МИН КАЙЧАНДЫР ЧАЙЛДФРИ ИДЕМ. (Бу урында минем күзем шарланды – Авт.). Тынычлан, хәзер алай түгел, тик бу хакта соңрак. (Көлешәбез). Без гаиләдә өч бала үстек, мин – уртанчы. Миңа 13 яшь булганда, апаемны (сеңелкәш – Авт.) караша башладым. Билгеле, аны карарга беркем дә мәҗбүр итмәде. Әни төнлә тынычлап йокласын өчен, баланы үзем йоклата идем. Тора-бара «Син аның икенче әнисе» дия башладылар, апаем үзе дә миңа кайчак «әни» диде. Шулай итеп, 13 яшьтә «әни» булдым. (Көлә).
СОҢРАК ӘНИЛӘРГӘ «БЕР БАЛАНЫ ҮСТЕРДЕМ, МИННӘН БҮТӘН БАЛА СОРАМАГЫЗ» ДИГӘН ШАРТ КУЙДЫМ. Бу фикер миндә дүрт ел элек – тормышымда Алтынай барлыкка килгәнче яшәде. Әле шунысы кызык: мин балалар белән эшләмим дисәм дә, укытучылыкка укырга кердем. Ләкин укытучы булмаячагымны белә идем. Алтынайга килсәк, ул минем туганым да, сеңлем дә түгел – Чаллыдагы URBANTATAR берләшмәсендә танышкан дусларым Илһам белән Ләйсәннең гаҗәеп кызы. Мин ул берләшмәгә килгәндә, Ләйсән авырлы иде. Алтынай тугач, минем балаларга мәхәббәт уянды. Ләйсәннәргә еш кунакка йөри башладым, өстәвенә кунып кала идем. Иртәнге сәгать җидедә әниләре йокласын өчен, баланы алып чыгып карый торган булдым. Ләкин мин анда бала караучы булып эшләмәдем.
АЛТЫНАЙ БЕЛӘН БЕЗНЕҢ АРАДАГЫ МӘХӘББӘТКӘ БЕРНИНДИ АҢЛАТМА ЮК. Бер карасаң, без берберебезгә беркем түгел, ләкин аны бер яшенә кадәр үстердем дисәм дә була. Безнең юллар аерылып торган чаклар да булды: алар Төркиягә китте, ә мин Чаллыдан Казанга күчендем. Шәһәрдә төрле чараларда гына очрашып тордык. Илһам минем бала каравым турында төрле кешеләргә әйтте. Мин вакытлыча няня булып эшләп тә алдым. Хәзерге вакытта инде даими рәвештә бер баланы карыйм. Аның исеме – Лев. Ике ай вакытыннан бирле минем белән үскән Лёвага хәзер яшь тә җиде ай. Дөресен әйткәндә, бу минем иң озак эшләгән эшем. (Көлә). Аңа кадәр бер эштә 9 айдан да озак тормый идем.

ЛЕВ БЕЛӘН ТАНЫШУЫБЫЗ КЫЗЫК БУЛДЫ. Мин аның әнисенең косметика брендында ярдәмче булып эшләдем. Эш турында сөйләшергә килгәндә, ул авырлы иде. Бала тапкач, колак чите белән генә няня эзләгәнен ишеттем һәм үземне тәкъдим иттем. Шулай итеп, кинәт кенә косметикадан нянялыкка күчтем. Бала ул вакытта бик кечкенә иде әле: ашый да йоклый, аннары түшәмгә карап ята. Идеаль эш иде, кыскасы. Лев әтиәнисенә «ябышкан» бала түгел, янында зур кеше булса – шул җитә.
БАЛА КАРУЧЫ ҺӨНӘРЕНЕҢ АВЫР ЯГЫ – БАЛА ЙОКЛАТУ. Баланың тиешле йокы сәгате бар – әгәр шул вакытта йокламаса, ул арыячак. Йокламаса, уйнатасың, әмма барыбер ничек тә чарасын табарга тырышасың. Алар кечкенәрәк чакта йоклап киткәч, 40 минуттан уяналар. Баланың йокы вакыты шулай көйләнгән – 40 минут эчендә бөтен цикл узгач, «Минем белән бар да иминме, йоклап киткәндәге кебекме?» дигәндәй, уянып мохитне тикшерәләр. Әгәр бар да тәртип булса, йокыны дәвам итәләр. Алар хәтта уянмыйча, тыңлап кына тикшереп ятарга мөмкиннәр. Ә иң кызыгы – син кырык минуттан уяначак баланы йоклату өчен күбрәк вакыт сарыф иткән буласың.
БАЛА КАРАУЧЫ ӨЧЕН ИҢ РӘХӘТЕ – ИКЕ АЙДАН БЕР ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАР. Алар аркада гына ята, әлегә йөри белми. Ашатасы, юындырасы һәм сөйләшеп ятасы. Үрмәли, йөри башлагач, рәхәт вакыт бетә. (Көлә)
МИН БАШТА БЕРӘР АГЕНТЛЫКТА ЭШЛӘП КАРАРГА УЙЛАГАН ИДЕМ. Әмма анысы миңа куркыныч тоелды, чөнки син ниндидер балага айга бер генә киләсең дигән сүз, ул синең белән уйнаячакмы? Сезнең мөнәсәбәт нинди булачак? Минем очракта даими бер бала карау җиңелрәк. Беренчедән, мин Лёваның холкын, үз-үзен тотышын беләм. Икенчедән, шушы вакыт аралагында инде мөнәсәбәтебез дә ныгыды. Мин хәзер тормышымны ансыз күз алдына да китерә алмыйм. Күптән түгел дус кызымның туенда, әти-әниләре турында сөйләгән мизгелдә, Лёваны уйлап еладым. Ул да бит берәр кайчан өйләнәчәк... Мин аны шундый яратам! Ялларда аннан ял итсәм дә, бер көн узуга аның белән күрешүне көтә башлыйм.
КЕШЕ БАЛАСЫН КАРАУ МИҢА ЭЛЕК СӘЕР ТОЕЛА – ГЕРОЙЛЫК КЕБЕК ИДЕ. Миңа 11–12 яшь булганда, әтиебез вафатыннан соң, әни башка иргә кияүгә чыкты. Ул ир-ат безне үз баласы кебек яратты, әтисе дә безне үз оныклары кебек күрде. Ә без аңа беркем түгел идек бит. Тормышымда Алтынай белән Лев барлыкка килгәч, «чит баланы карау бик җиңел эш» икәнен аңладым. Бала ул – чип-чиста бит, аның бернинди гөнаһы юк. Әти-әнисенең гамәлләре өчен ул гаепле түгел. Әгәр дә зур йортым, күп акчам булса, балалар йортындагы балаларны алып тәрбияләр идем. Ә үзем бала табуга килгәндә... ул минем циклдан тора: овуляция вакытында миңа бала кирәк, әмма эштә бала йоклатканда теләк шундук сүнә. (Көлә).

БАЛА КАРАУЧЫ БУЛЫП ЭШЛӘСӘМ ДӘ, ҮЗ БАЛАМНЫ БАШКА КЕШЕГӘ ЫШАНЫП КАРАТА АЛМАС ИДЕМ КЕБЕК. Чөнки мин балага карата бик көнче. Алтынай URBANTATARда бердәнбер кечкенә бала иде – аны бөтен кеше яратып, үбеп торды. Ә минем аны кешегә бирәсе килми иде. Бала караучы итеп нинди кешене алуың мөһим. Мәсәлән, агентлыктан алсаң, кем киләсен белмисең. Минем очракта, Лёваны әнисе белән таныш булуыбыз ышаныч уяткандыр. Мин дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эшлим – вакыт узу белән график шулай көйләнде.
ХЕЗМӘТ ХАКЫНА КИЛГӘНДӘ, УЛ БЕР СӘГАТЬКӘ КҮПМЕ АКЧА АЛУЫҢНАН ҺӘМ НИЧӘ БАЛА КАРАВЫҢНАН ТОРА. Бала караучы булып эшләүнең ике юнәлеше бар – бер гаиләдә генә эшләп, шуннан гына акча алырга, яки берничә гаиләгә йөрергә. Икесеннән дә әйбәт акча алып була, әрсезләрчә акча сорый белсәң. (Көлә). Әйткәнемчә, бу баланың яшенә, үсешенә бәйле. Лёва үрмәли башлагач, мин арганымны сиздем һәм хезмәт хакын арттыруны сорадым. Мин үземне күп акча эшлим дия алмыйм, чөнки сорый белмим. Кайбер гаиләләр бала караучыга күбрәк вазифа йөклиләр: ашарга пешерергә, кер юарга, өй җыештырырга һәм башкалар. Әмма бала караучы, беренче чиратта бала карый һәм шуның өчен акча ала. Шуңа күрә бу өлкәдә дә үз шәхси чикләреңне билгели белергә кирәк.
БАЛА КАРАУЧЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘРГӘ КИҢӘШЕМ ШУЛ: иң элек педагогика юнәлешендә укып чыгарга кирәк. Мин университетта теләп укымасам да, балалар психологиясе белән кызыксына идем. Шулай ук энең-сеңлеңне карап үстерү булыша. Сеңлемне карау тәҗрибәм булгач, Алтынайны күтәрергә курыкмый идем. Ә Лёвага инде мин зуррак тәҗрибә белән килдем. Һәр өлкәдәге кебек, бала караучы булырга теләсәң дә күп укырга, өйрәнергә кирәк. Интернетта балалар белән уйнау ысуллары бик күп! Иң мөһиме – балага кычкырырга ярамый. Бала тәрбиядән чыгып формалаша. Урамда баласына акырган әниләр очрый бит? Аларның акырасы килми, ул чарасызлыктан шулай эшли. Төнлә йокламаган, көне буе бала караган әни кешенең башкага көче калмый.

ТАГЫН БЕР КАГЫЙДӘ: БАЛА ТУРЫНДА БЕРКАЙЧАН ДА «ӘЙБӘТ УЙНЫЙ», «ӘЙБӘТ АШЫЙ» ДИЯРГӘ ЯРАМЫЙ. Чөнки ул шул ук көнне киресен эшли башлаячак. Бала белән ничек кенә авыр булмасын: ул нервыланып, йоклаганнан соң начар кәеф белән торса да, аның бер елмаюы җитә – барысы да онытыла.
Хәзерге вакытта бала караучыга ихтыяҗ нигә зур дигәндә, ир белән хатын дүрт дивар арасында берүзләре яши. Әни кеше көне буе бала карый, ирен көтә. Ә ире эштән арып кайта. Элек кабиләләр булып яшәгәч, мондый ихтыяҗ булмаган. Хәзер әти-әниең белән яшәсәң, күпкә җиңелрәк. Әмма яшь гаиләләр аерым тору ягын карый. Әмма бу һәр кешенең шәхси эше.

фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев