Кәефең юкмы? Хәзер күтәрәбез аны! - елмайта, көлдерә тораган әсәрләр тәкъдим итәбез.
Гамил Афзал, «Үз туксаным туксан», 16 +.
Гамил Афзалның «Үз туксаным туксан» китабында төрле жанрдагы әсәрләр тупланган. Алар арасында шигырьләр, кыска хикәяләр һәм юморескалар бар. Җыентыкның төп үзенчәлеге – тирән юмор һәм ү ткен сатира. Гамил Афзал үзенең хезмәтләрендә кешене һәм социаль күренешләрне ирония һәм сатира призмасы аша бирә.
ЯЛКАУ КЫЗЛАР
Син дә урта белемле лә,
Мин дә урта белемле шул;
Вузга кереп булмагачтын,
Нишләтик ул белемне!
Әнкәй, акча яумас микән,
Кесәгә таммас микән шул;
Маникюр ясатыйм әле,
Инженер алмас микән.
Алъяпкыч кесәләре, аһ,
Маскарад кичәләре, аһ…
Без кайчан булырбыз икән
Начальник бичәләре, уф!
Мөхәммәт Мәһдиев, «Без 41 ел балалары», 12 +.
Ата кара тараканның кан әйләнеше турында укып, кемнәр генә баш ватмады икән… Мөхәммәт Мәһдиевнең автобиографик повесте үзәгендә – Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмерләр тормышы. Уку геройлар өчен үзенә күрә Ватанга хезмәт итүгә әйләнә. Әсәрдә сугыш күренешләре юк, авылның көндәлек тормышы сурәтләнә.
«Әркәшә, киселгән арыш башагыдай, партага ауды. Капланып ятты. Ипи карточкасы… Ник аңа тия бу завхоз, ә? Әркәшәләрнең өйдә сигез бала. Әтисе берүзе эшли. Колагы чукрак булу аркасында сугышка алмадылар. Башкаларга тигән льготалар аларга тими. Колхоздан аванска алган икмәк өстән чыгып бара. Семьяда иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы битенә үзе язып бара. Менә дәфтәрнең ул бите әле дә ачык. «Колхоздан ашарга алынган. 1943 елда» дип язып та куелган. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыштыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыртып куя. Үзе өчен язганда хәрефләрне ул тары бөртеге кадәр зурлыкта гына яза. Дәфтәр битеннән туп-туры бер багана төшеп киткән. 12 кг арш 8 кг арш 12 кг арш 14 кг арш Бу багана бик биек. Ләкин ни өчен «арыш» дигәндә бер хәрефне төшереп калдыра ул? Әркәшәне белмәссең, ул — йомык күңелле малай… Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен классның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кансыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!»
Фаил Шәфигуллин, «Яшьлегем тугае», 0 +.
«Яшьлегем тугае» җыентыгында авторның беренче шигырьләреннән алып, өлгергән әсәрләренә кадәр танышырга була. Китапка яшьлегеннән истәлекләр, тормыш һәм язмыш турында уйланулар, табигать һәм туган якка мәхәббәтне чагылдырган шигырьләре тупланган. Фаил Шәфигуллин җитди темларны да гади итеп, юмор аша җиткерә.
ЭШ КОТКАРА
Нишләр идем эш булмаса –
Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса –
Эш коткара.
Рәнҗетелгәч бер хаксызга –
Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә –
Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге
Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам,
Эш коткара.
Хәсән Сәрьян, «Нокталы өтер», 16 +.
Хәсән Сарьян сатира һәм юмор остасы буларак билгеле. Әлеге әсәр дә сатирик повесть жанрына карый. Автор чорның социаль һәм психологик проблемаларын фаш итү өчен сатира алымнарын куллана. Совет чынбарлыгын тәнкыйтьләү, шәхес деградациясе, рухи һәм әхлакый проблемалар повестьнең төп темалары булып тора. Язучы сүз уйнатып, замандашларының типик образларын тудыра, кызык күренешләрне һәм каршылыкларны сурәтли.
«Аңа исемне мулла кушты. Ул елларны безнең татар, кырылышып, үз балаларына Альберт та Фердинанд кебек кенә исем куша иде. Бу – культура билгесе санала иде. Ләкин Галинең ата-анасы дини булып, улларына да дини исем кушарга булалар. Искедән калган мулласы да табыла. Шул:
— Хаййе галә-с-сала! Хаййе галә-л-фәлях! — дип мендәрдә яткан сабый өстенә иелә дә, колагына өч кабат Мөхәммәтгали дип дәшә. Сабый сискәнеп, күзләрен ачып җибәрә, тик бернәрсә дә аңламый. Шулай да мулла бабай: исемен аңлады, ди. Ләкин Мөхәммәтгалигә, үзен үзе белә башлаганда, Чәмәтәли дип кенә эндәшәләр, ә ул шуңа «ә» дип жавап кайтара иде.
Бу исемне аңа берәү дә такмады — үзе такты. Теле ачылып кына килгән чак иде, «Мөхәммәтгали» дип әйтә алмый, чөнки авыр: «Исемең ничек, үскәнем?» дип сораган бер кешегә: «Чәмәтәли» дип җавап бирә иде. Шуннан – китте. Авыл халкы «Чәмәтәли»не шундук телгә кертеп җибәрде. Тора-бара анысы да, бик нык камилләшеп, башта Чәмәтәйгә, аннан Чәмәткә әйләнде. Туганда ук Чәмәт булып туган диярсең!.. Чын исеме класс журналы белән дәфтәр тышларында гына торып калды».
Нет комментариев