«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Олимпиадалар, медицина һәм кураторлык: Талантлар университеты остазлары

Бу язмада сезне Талантлар Университетының остазлары белән таныштырырбыз – алар белән Татарстанда фән өлкәсендә үсеш мөмкинлекләре, олимпиадаларга әзерлек һәм тормыш юлында остазларның роле турында сөйләштек.

СВЕТЛАНА СОРОКИНА, ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ СМЕНАЛАРЫНДА УКЫТУЧЫ:
«Нәкъ шул вакытта: «Мин аның кебек булырга телим», – дип уйладым»
СВЕТЛАНА (3).jpg
Барысы да, мөгаен, 3 яшьлек чагымда башлангандыр. Миңа уенчык медицина җыелмасы бүләк иттеләр, һәм мин бик зур кызыксыну белән тирә-юньдәгеләрне «дәвалый» башладым. Бераздан «сәламәтлек саклау министры» дигән һөнәр барлыгын белдем. Бала акылым белән мин аны теләсә кемне дәвалый ала торган илнең иң төп табибы итеп күз алдына китерә идем. Шуңа күрә беренче сыйныфта бездән: «Кем булырга телисез?» – дип сорагач, мин: «Сәламәтлек саклау министры», – дип җавап бирә идем.

Вакыт узу белән медицина өлкәсенә кызыксынуым көчәйде һәм хыялый уйдан ныклы максатка әйләнде, чөнки тормышымда мөһим вакыйга булды – 4 нче сыйныфта укыганда миңа беренче типтагы шикәр диабеты диагнозы куйдылар. Шунда минем беренче остазым барлыкка килде – табиб-эндокринолог Юлия Валерий кызы. Нәкъ шул вакытта: «Мин аның кебек булырга телим», – дип уйладым. Ул чакта мин һөнәрнең барлык катлаулыкларын аңлап бетермәгәнмендер, әмма бу юлның минеке икәнен тойдым. Мәктәптә биология дәресләре керә башлагач, тормышымда тагын бер мөһим кеше – укытучым Алсу Рәүф кызы барлыкка килде. Ул миндәге кызыксынуны күреп алып, аны үстерә башлады. Без бергәләп фәнни эшчәнлек белән шөгыльләндек: шартлы рефлексларны өйрәнүдән башлап, фитонцидларның бактерияләргә йогынтысын тикшерүгә кадәр. Без хәтта бактерияләрне үзебез үстердек.

Нәкъ менә ул миңа медицина сыйныфлары турында сөйләде. Имтиханнарны тапшырганнан соң, 139 нчы гимназиянең медицина сыйныфына укырга кердем. Бу минем тормышымда бик мөһим этап булды. Аннары минем тормышымда химия укытучым Татьяна Алексей кызы барлыкка килде. Аның белән без фәнни эшләрне дәвам иттек, шул исәптән Альцгеймер авыруына багышланган проект белән шөгыльләндек, конференцияләрдә чыгыш ясадык.

«Талантлар Университетында невролог булырга теләгәнемне аңладым»

Талантлар Университеты белән, 10 нчы сыйныфта укыганда, инде киләчәгемне тәгаен медицина белән бәйләү уйлары барлыкка килгәч таныштым. Ул вакытта без сыйныфыбыз белән «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә волонтёр булып йөри идек.

Талантлар Университеты уздырган сменада мин үзем өчен медицинаның яңа битен ачтым – аның фәнни аспекты белән таныштым, баш мие активлыгын ничек тикшерүләрен күрдем. Сменада мин рекорд 100 балл туплый алдым. Нәкъ менә Талантлар Университеты ярдәмендә мин киләчәктә невролог булырга теләвемне аңладым һәм үземнең фәнни җитәкчем – Рәзинә Рамазан кызы белән таныштым. Быел ул мине сменада укытырга ярдәмче итеп чакырды, мин сөенеп ризалаштым. Тормыш – искиткеч кызыклы әйбер икән: әле күптән түгел генә дусларыма: «Медицина юнәлешендә белем алачак студентларга энергия бүләк итәсем, тәҗрибәм белән уртаклашып, үсешләрен дәвам итәргә этәргеч бирәсем килә», – дип сөйләгән генә идем. Шулай килеп чыкты да – хыялымны тормышка ашыра алуым белән бәхетлемен.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәм җиңү

9 нчы сыйныфта мин WorldSkills хәрәкәте турында белдем һәм үземне сынап карарга булдым. Мин сайлап алу этапларын уздым, республика этабында «Лаборатор медицина анализы» юнәлешендә юниорлар арасында беренче урын алдым. Аннары Россия күләмендәге этапка әзерлек башланды.

Ярышлар пандемия вакытында онлайн форматта узды, бу исә тагын да зуррак дулкынлану тудырды. Барлык эш камералар каршында башкарылды, биремнәр ябык конвертларда бирелде. Мин бик нык борчылдым, бигрәк тә техник як өчен. Ләкин нәтиҗәдә мин Россия буенча беренче урынны яуладым. Моңа әле дә ышанып бетә алмыйм. Хәзер мин – медицина институтының педиатрия факультетының өченче курс студенты. Мин һаман да конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашам, шул исәптән «Ак чәчәкләр» проектында да. Шулай ук мине неврология юнәлеше бик кызыксындыра – бу кызыксыну баш мие эшчәнлеген өйрәнүдән башланды.

Артка борылып карагач, мин остазларымның роле никадәр зур булуын аңлыйм. Аларның һәркайсы үз вакытында миңа юнәлеш бирде, алга барырга ярдәм итте. Мин аларга бик рәхмәтле.

АНАСТАСИЯ ЗЮБИНА, ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ КУРАТОРЫ.

«Талантлар Университетында үз-үзеңә ышаныч тоясың»

АНАСТАСИЯ (1).JPG

Беренче тапкыр Талантлар Университетына 2021 елда «Лидерлык программасы» катнашучысы буларак килдем. Мин шактый актив үсмер идем, үземне төрле өлкәләрдә сынадым. Танышым миңа катнашып карарга тәкъдим иткәч, ризалашырга булдым. Хәзер мин оештыручылар командасы белән бергә төрле сменаларга йөрим, ешрак оештыручы-мөгаллим һәм өлкән куратор булып эшлим. Талантлар Университетында син үз-үзеңә ышаныч тоясың, чөнки янәшәңдәгеләр сиңа ышана. Мондагы кешеләр, кайда гына, нинди генә чарага җыелсалар да, үзгә мохит тудырырга сәләтле. Оештыру эше исә миңа төрле өлкәләрдәге профессионаллар белән танышырга һәм үземне яңа яклардан сынап карарга мөмкинлек бирә.

Минемчә, Татарстан – мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бик отышлы, перспективалы төбәк. Монда үсеш һәм яхшы белем алу өчен бар шартлар да тудырылган, укучылар өчен шәп ярдәм программалары бар. Үз амбицияләреңне, хыялларыңны туган җиреңдә, Татарстанда тормышка ашыру мөмкинлеге булу бик сөендерә. Хәзерге вакытта мин «Машина төзелеше» факультетында беренче курста укыйм. Аңарчы «Башлангыч сыйныфларда коррекцион педагогика» юнәлешендә белем алган идем. Мин балалар белән эшләргә яратам. Ярты ел «Орлёнок» Россиякүләм балалар үзәгендә әйдаман һәм оештыручы булып эшләдем. Хәзер мәктәпкә кадәрге һәм башлангыч сыйныфларда укучы балаларга робототехника өйрәтәм. Тагын бер зур кызыксынуым – пауэрлифтинг. Кайчак видеолар төшереп, монтаж ясарга да яратам.

ҮСЕШЕМДӘ МИҢА ТАЯНЫЧ БУЛГАН ӨЧ КАГЫЙДӘ:

1. Ярату.

Эшемә дә, әйләнә-тирәмдәге кешеләргә дә, үземә дә кагыла.

2. Аз булса да, эшләргә.

Вак кына адым да хаталанудан куркып атламый торудан яхшырак.

3. Сыгылмалылык.

Ситуация үзгәрә икән, син дә яраклаша белергә тиешсең. Һәм үзеңне үсешкә илһамландыра торган кешеләр белән уратып алырга кирәк.

ИЛНУР ВӘЛИЕВ, ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫНДА ИНФОРМАТИКА УКЫТУЧЫСЫ:

«Татарстан яшьләргә өзлексез үсеш мохите бирә»

ИЛЬНУР 1.HEIC

Мин инде элегрәк Иннополис һәм Сириус белән эшли идем – анда укыттым һәм сменалар оештырдым, шулай ук беренче дәрәҗәдәге олимпиадалар әзерләдем. Сириуста төбәк үзәкләр җитәкчеләре слётында Татарстаннан килгән вәкил минем хезмәттәшемнән сменалар оештыруда ярдәм сораган. Ул гаҗәпләнеп: «Татарстанда Илнур бар бит», – дип, минем контактларны биргән. Иннополис һәм Сириустагы олимпиада әзерләүдәге тәҗрибәмне белеп, минем белән элемтәгә чыктылар – шулай мин Талантлар Университеты белән эшли башладым.

Берара Иннополис Университеты укучыларны ярышларга әзерләү өчен сменалар уздыра иде, ләкин ковидтан соң бу юнәлеш сүрелә башлады. Минем аны яңадан торгызасы килде. Хәзер олимпиадалы информатика сменалары уздырам, балаларны олимпиадаларның төбәк һәм йомгаклау этапларына әзерлим. Талантлар Университеты миңа сменаларны кайтарырга гына түгел, әзерлек алымнарын яңартырга да мөмкинлек бирде. Шәхсән минем өчен бу — яңа методикаларны сынап карау һәм аларның нәтиҗәсен күзәтү мәйданы.

Олимпиадалар системасында эшләгән кеше буларак, мөһим нәрсәне күрәм: Татарстан яшьләргә өзлексез үсеш мохите бирә – мәктәп олимпиадасыннан алып фән яки индустриягә кадәр. Узган ел мин, туктап, алга таба кайсы юнәлештә үсәргә икәнен уйлау өчен пауза алдым. Һәм үземне фәнни мохиттә, квант исәпләүләр өлкәсендә сынап карарга телим дигән нәтиҗәгә килдем. Бу минем өчен катлаулы, яңа өлкә, ләкин нәкъ менә анда хәзер киләчәк формалаша, һәм миңа бу процесста катнашу кызык.

ҮЗЕМНЕҢ ҮСЕШТӘ ТАЯНГАН ТӨП 3 КАГЫЙДӘ:

1. Процессның үзеннән ләззәт алу. Минем алда җитди бурыч торганда – катлаулы олимпиадага әзерләнүме, квант исәпләүләр кебек яңа фәнни өлкәне өйрәнүме яки балалар өчен смена оештырумы – процессның үзеннән ләззәт алырга тырышам. Әгәр син нәтиҗәдән генә түгел, ә авыр теманы аңлау, көтелмәгән чишелеш табу яки системаны нульдән төзүдән дә канәгатьлек кичерәсең икән, шулай янып чыгудан сакланып була.

2. Кызыксыну буенча хәрәкәт итүне аңлы паузалар белән үреп бару. Мин кырыс стратегияләр яклы түгел, ләкин бары тик интуиция белән генә дә бару авыр. Шуңа күрә «төрлечә була» дигән кагыйдә белән эшлим. Күп вакытта үземә чынлап кызык булган якка барам: шулай итеп олимпиада әзерлегенә дә, фәнгә дә килдем. Әмма шул ук вакытта, мәсәлән, узган елдагы кебек туктап, пауза алырга да кирәклеген аңлыйм.

3. Очраклылыкны мөмкинлеккә, ә мөмкинлекне системага әйләндерү. Минем Талантлар Университетына килүем – моның ачык мисалы. Очраклы рәвештә ике кешенең әңгәмә корып алуыннан башланган әйбер генә инде бу, әмма мин аны мөмкинлеккә әйләндердем: укыта башладым һәм балаларны олимпиадаларга әзерләү сменаларын оештырдым. Ә хәзер минем бурыч – бу мөмкинлекне системага әйләндерү, ягъни киләчәктә дә эшләячәк процесслар төзү.

фотолар: геройларның шәхси архивыннан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое