Хыялландыра һәм якты киләчәккә өмет бирә торган җыр эзләгән булсаң, менә ул!
Җыр җитмешенче елларда чыга. Үз эченә татар милли моңын һәм көнбатыш музыкаль зәвыгын берләштергән. Җырның иң популяр башкаручысы – алыштыргысыз Илһам Шакиров. «Чулпан» җырын төрле музыкаль мәйданчыкларда Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасихов, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар башкаруында тыңларга була. Хәзер бу искитмәле җырны син дә уйнап карый алачаксың!
Нәби Дәүли сүзләре
Вадим Усманов көе
G C Em C
Йолдызлар сүнде, төн узган инде,
G C Hm A
Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.
C D G
ул Чулпан иде.
Hm G Hm G C
Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
C Hm C G D
Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?
Hm G Hm G C
Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
C Hm C G D
Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?
C G G
әй, шаян йолдыз?
G C Em C
Һәм әйтте Чулпан дөньяга сүзен:
G C Hm A
– Күрәсем килә кояшның үзен…
C D G
кояшның үзен…
Hm G Hm G C
Шул чакта кояш ал йөзен ачты,
C Hm C G D
Чулпан кызарды, аннан соң качты.