Гадәттә без әлеге сәхифәгә танылганрак җырларны бирергә тырышабыз.
Ә бу сандагы җырлар әле яңа гына чыккан, шуңа да карамастан, тыңлаучылар тарафыннан яратылып өлгергән. Кыллы коралда аларны уйнау бик җиңел булмаска мөмкин, тик тырышып өйрәнгән очракта, плейлистта гына тыңлап калмыйча, җырлап та карап булыр.
АККОШЫМ
Лилия Гыйбадуллина сүзләре, Магуля Мезинова көе.
«Аккошым» җыры – Г.Кариев театры репертуарындагы «Куркак Батыр» спектакленнән. Спектакльдә аны Булат Гатауллин белән Камилә Шәңгәрәева җырлый.
Кереш: Cm, Bb, Ab, Bb (2 тап)
Cm Bb Ab
И аккошым, аккошым,
Bb Gm
Җырым сиңа багышлыйм.
Fm Ab
Ярый сине очраттым
Bb Cm Bb Ab Bb
Җирдән үтеп барышлый.
Cm Bb Ab
И аккошым, аккошым,
Bb Gm
Күлдә йөзгән таң кошым,
Fm Ab
Син йөрәгем түрендә,
Bb Cm
Син – үзең таң балкышы.
Кушымта:
Ab Eb
И аккошым, аккынам,
Bb Cm
Ак көмештер канатың.
Ab Eb
Синле булган өченгә
Bb Cm
Мин дөньяны яраттым.
Нет комментариев