Җәй исен сеңдергән мәтрүшкәле чәй моңлы суык кичләрдә җылыта. Чәеңне эч тә, мәтрүшкәле җыр суз.
«Мәтрүшкә»
Рәдиф Кашапов көе һәм сүзләре
Җырны абстракт сүзләре өчен тәкыйтьләүчеләр да бар, әмма ул Рәдиф Кашаповның иң яратылып тыңланган җырларының берсе.
Җыр 2014 нче елларда язылган. Куплетлары татар импрессионистларына тартым. Абстракт әкияти образлар. Көч бирүче һәм мәңге яшәтүче мәтрүшкә, шифалы үлән.
С F#m H G
урман яна, мин көлне җыям,
A7sus A
тамга куям hәр бүләккә,
Dm
көйләре ишетелә бер генә колакта.
С F#m H G
бавы өзелде, ярылды такта,
A7sus A
картлар миңа сүз әйтергә бирмиләр.
Dm
«Бел үз урыныңны!».
Hm A
һәм синең белән
G
мәтрушкә – шифалы үлән.
Hm A
мин үлмәм, үлмәм.
G
мине cине cөям.
Dsus2
мине cине cөям.
«Мәтрүшкәләр»
Алмаз Гыйләҗев көе
Илдар Юзеев сүзләре
Бу җыр Лилия Муллагалиева, Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Асаева, Руслан Дәминов һәм башка тагын бик күп җырчылар репертуарында бар. Ул чын мәгънәсендә сагыну һәм татар моңы белән сугарылган. Күпчелек кеше аны халыкчанлыгы аркасында халык җыры дип уйлый.
Ам Dm
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Dm G C/ E
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Am / A Dm G F
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
F С Dm E Am E
Туган кырларымда тибрәлгән.
Ам Dm
Тирән сагынудан уйчанланган
Dm G C/ E
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Am / A Dm G F
Әйтегезче миңа, мәтрүшкәләр,
F С Dm E Am E
Ни әйтергә әнкәм теләгән?
Ам Dm
Мәтрүшкәләр мине уяттылар,
Dm G C/ E
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
Am / A Dm G F
«Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
F С Dm E Am E
Өзелсәгез туган җирләрдән…»