«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

МОГҖИЗАИ АКВАРЕЛЬ

Рәссам Рөстәм Хәбиров – Бөгелмә шәһәреннән. Ул әүвәл – Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең сынлы сәнгать-графика бүлеген, аннары Башкортстандагы Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлаган. Бүгенге көндә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә.

Әти-әни фатихасы

Рөстәмнең әнисе Римма Бөгелмә станциясендә тимер юл хезмәте инженеры булып эшәгән, ә әтисе Нәсим автобус йөртүче булып хезмәт куйган. Иҗаттан ерак булсалар да, балаларын сәнгать мәктәбенә укырга биргәннәр. «Алар мине кечкенә чагымнан ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү музейларына алып барды. Әти-әниемә бик рәхмәтлемен!» – ди ул. 

Уңышлы күргәзмәләр 

Рөстәм Хәбировның шәхси күргәзмәләре Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмәдә уңыш белән узган инде. Күп кенә төбәкара, Бөтенроссия, Халыкара күргәзмәләрдә дә, бәйгеләрдә дә даими катнашып килә. 2012 елда, әйтик, «Учитель, которого ждут» Халыкара конкурсның Гран-при бүләгенә лаек булган. «Әлеге бәйгедә Россиядән кала, Монголия, Кытай иҗатчылары да көч сынашты. Улан-Батырда педагогика буенча тәҗрибә алышу максатыннан җыелган идек. Гомумән, укыту эшен яратам мин һәм кайда гына белем тупласам да, үземне дә игелекле, талантлы мөгаллимнәр укытты. Алардан һәрчак үрнәк алам», –  ди иҗатчы. 

Казанда сәнгати иҗат буенча узган III ачык Халыкара, Санкт-Петербургтагы «Сәнгатьтә сугыш һәм тынычлык» Бөтенроссия бәйге-күргәзмәләрендә дә җиңү яулаган ул. Уфада «Ислам дөньясы сәнгате», Казанда «Минем гаиләм шәмаиле» бәйгеләрендә катнашкан. Узган ел ачылган «Шамаил арт» II Ислам сәнгате фестивалендә Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музееның Рәхмәт хатына лаек булган.   

Чәчәкле экспрессия

Чын сәнгатькә тартылучыларны туплап, алар белән үз белемнәре белән уртаклашуны үз күрә Рөстәм Хәбиров. Республиканың төрле мәйданнарында башкаларны үзле балчыктан эшләнмәләр ясарга да, рәсемнәр, картиналар иҗат итәргә дә теләп өйрәтә. Үз иҗатына илһам алу өчен исә сәяхәтләр кыла. Чехия, Австрия, Германия, Монголия белән танышкан. Россия буенча да актив сәфәрдә. Урал якларында булган. Байкал күле аеруча нык тәэсир калдырган аңа. Шунысы да бар: Рөстәм әле шигырьләр дә яза, ә шигъриятне үз иткәннәрнең иҗаты тагын да матуррак була төсле. Рәсемнәре арасында чәчәк сурәтләре дә бар. «Чәчәкләрдә ниндидер үтә җиңеллек, үзләренә тарту көче бар. Кемдер: «Чәчәкләр – Җир шарының елмаюы», – дип тә әйткән. Чәчәкләрне һәрчак ясыйсы килә. Аларда мин искиткеч экспрессияне дә, тыныч ритмны да күрәм. Нәфис кенә чәчкәләрнең көчле җилләргә, салкын яңгырларга каршы тора алулары мине һәрчак үзенә җәлеп итә», – дип аңлата ул.   

Рәссам иҗатындагы акварель әсәрләр аеруча да мактауга лаек.

«Мин бу төр буяуларны гаҗәеп буяуларга тиңлим, чөнки акварель – ул тере, аның сәнгати нәтиҗәләрен алдан ук билгеләп тә булмый», – ди Рөстәм.

Иҗатында мәчет сурәтләре бихисап. Чөнки ислам дине, архитектура темалары күңеленә бик якын. Казанның да борынгы мәчетләрен тасвирлаган. Күп катлы акварель ысулын да, бераз вакыт эчендә, тиз генә ясау өчен кулланыла торган а-ля-прима ысулын да үз итә. Әлеге техникада кәгазьнең сыйфаты зур роль уйнавын да яшерми.

«Чын профессионал учактан алынган күмер белән дә ясый ала. Әмма үзеңне дисциплинада тоту һәм профессиональ кәгазьдә, заманча чималлар куллану яхшырак, – ди рәссам.

– Үзем 200 граммлы «Славница» кәгазен кулланам, ул арзанрак. Кыйммәтрәк вариант та бар, бу – Fabriana. Акварель буяуларым – Санкт-Петербургныкы.

Акварель – могҗизаи буяу. Рәссам булырга теләүчеләрнең һәрберсенә дә сынлы сәнгать дөньясы белән танышуны акварельдән башлап китүләрен телим. Әлеге буяулар белән төрлечә ясап була һәм рәсем дә һәрчак төрлечә килеп чыгачак. Илебезнең кайбер акварелист-рәссамнары уникаль әсәрләр иҗат итә». Дөрестән дә, акварель буяулар – алар шушы мәл буяулары. Кайчак алар көйсез дә, тыңлаусыз да була, төзәтмәләрне дә сөйми, шуңа күрә бу юнәлешне буяуларның үтәкүренмәлеген, төсләрнең үзенчәлекле күчешен бик үз итүчеләр, бар игътибарларын туплый белүчеләр генә сайлый. Мондый әсәрләрдә һава һәрчак күп, яктылык та җитәрлек, төсләр дә тынычрак. 

Эстетика тантанасы 

Рөстәм Хәбировның һәр хезмәтендә дә күтәренке күңел халәте энергетикасы, эстетика тантанасы бар. Әлбәттә, аларның кайберләрен уңай остаханәдә фотолар буенча гына да ясап булыр иде. Әмма Рөстәм мәчетләребезне ясау нияте белән Казанга ук килгән, аларның көндезге һәм кичке яктагы күренешләрен оста итеп тасвирлаган, аларда мәһабәт мәчетләребез рухы, Казан рухы бик яхшы чагылдырылган.

Вы уже оставили реакцию