Автор-башкаручылар арасында яңа танылып килүче Тимур Ямаловның «Алып кайт мине» җыры күп тыңлаучыларның күңеленә хуш килде.
Тимур 2012 елда иҗат итә башлаган, үз җырлары белән «Кош юлы» дип аталган башкорт бард фестивалендә чыгыш ясаган. «Алып кайт мине» җырының оригиналы башкорт телендә, без аны автор ризалыгы белән татарчага тәрҗемә иттек. Интернетта җырны инглиз теленә тәрҗемә итеп җырлаучылар да бар.
Тимур Ямалов сүзләре һәм көе
Cm#
Адымнар тавышы тоныграк,
A
Безнең арада тагын яңгыр.
E
Юлны яктырткан йолдыз ерак
H
Һәм атылды ничәнче тапкыр.
Cm#
Ә мин һаман да ялгышам,
A
Тойгылар минем өчен уен.
E
Тик, зинһар өчен, миңа ышан!
H
Синең яныңа кайткан саен.
Cm#
Чыдап булмаган чакта,
A
Сиңа бер үтенечем бар.
E
Алып кайт мине –
H
Алып кайт мине өйгә, зинһар!
Җыр кыскартылып алынды
тышлыктагы фото: геройның шәхми архивы
Нет комментариев