Бары тик хатын-кыз организмында гына була торган, һәр ай саен елан кебек тиресен сала торган, бик катлаулы һәм әлегә хәтле яхшылап өйрәнелмәгән әгъза. Таныш булыгыз: Аналык!
Фәнни-популяр язманы әзерләргә табиб, акушер-гинеколог, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының морфология һәм гомуми патология кафедрасы ассистенты Лутфуллина Эльвина Роберт кызы ярдәм итте.
Зөләйха: Сәлам, аналык. Нинди яңалыклар?
Аналык: Сәлам, Зөләйха, журнал укучылар. Алай яңалык юк кебек, бар да борынгыча. Эшлим, шул ук циклны кабатлыйм. Хезмәттәшләрем – аналык бизләре күкәй күзәнәкләрен өлгертеп чыгара. Мин шулар белән маташам. Бик иҗади процесс димәс идем.
Зөләйха: Аңлашылды, әле күптән түгел генә овуляция булган иде дип хәтерлим, ничек узды?
Аналык: Минем өметләрне акламады ул. Үзең беләсең… хәзер бөтен организм белән киләсе чарага – халыкара күрем көннәренә әзерләнә башладык.
Зөләйха: Күптән түгел бер таныш хатынның яман шеш аркасында аналыгын кисеп алдылар. Ул исән-сау гына йөреп ята. Әйт әле, аналык, син, гомумән, нәрсә өчен кирәк?
Аналык: Гомумән алганда, яшәү өчен кирәкмим, әнә ирләр минсез яши бит. Минем төп эшем – авырга уздыру һәм бала үстерү.
Зөләйха: Сине алып ташлау җенси тормышка ничек тәэсир итә?
Аналык: Мин бит якынлык кылу процессында катнашмыйм, анда аскы каттагы хезмәттәшләр эшли. Психологик тәэсирем булса гына инде. Мин берүзем генә бөтен әйберне хәл итә алмыйм, әмма, гадәттә, шул ук яман шеш вакытында, бөтен репродукция бүлеге кыскартуга эләгә. Анда гормональ өзеклек була. Шуңа чирләмәвең яхшырак. Табибларга вакытында күренеп торсаң яхшы.
Зөләйха: Ә балага узуга синең нинди катнашың бар?
Аналык: Минем хезмәттәшләр күкәй күзәнәкләрен өлгертә. Бар да уңышлы булып, күзәнәк аталандырылган очракта, мин киләчәк эмбрионга тугыз айга үземне арендага биреп торам.
Зөләйха: Аренда бәясе ничегрәк? Казанда бик кыйммәт бит хәзер.
Аналык: (көлә) Миңа аренданы эмбрионның әнисе түли.
Зөләйха: Аңлашылды… Карале, син бик кечкенә бит. Ничек сиңа кеше хәтле кеше сыя?
Аналык: Һәм әле нинди кешеләр! Яхшы сорау: нормаль халәтемдә минем авырлыгым 40–70 граммнар чамасы, зурлыгым – 5 см. Йодрык зурлыгы дисәң була инде. Эчемдә – эндометрий, ул бик вак җепселләрдән торган келәмгә охшаган тышча – минем эчке катламым дияргә була. Анда аталанган күкәй күзәнәге береккәч, гормоннар тәэсирендә мин киңәеп китәм һәм зураям. Мин шактый сыгылмалы. Бала үскәндә, мин дә үсәм, ул тугач, кире кечерәям.
Зөләйха: Яхшы, монысы аңлашылды. Карале, менә шундый сорау: хәтта сорау да түгел, ә дәгъва дияргә була. Ни өчен күрем көннәрендә шулай авыр? Нишлисез сез анда шул хәтле?
Аналык: Ну, гафу итегез, бюрократия бу. Безнең анда бөтен репродукция бүлеге эшли. Минем эчке тышчам – эндометрий якынча айга бер мәртәбә яңарырга тиеш. Күрем көннәрендә спазмнар авырттыра, алар күремне чыгарыр өчен кирәк. Спазмнар простагландин дип аталган гормоннар аркасында барлыкка килә. Ул организмга дөрес эшләргә, кан югалтуны чикләргә ярдәм итә һәм шул ук вакытта, профессиональ тел белән әйткәндә, анаэроб метаболитлар эшләп чыгара. Шулар авырту рецепторларына тәэсир итә.
Зөләйха: Кемдә ничек, күпчелек кызлар күремнең беренче көннәрендә бик азаплана, берәр ни эшләп булмыймы? Бәлки берәр кая коллектив петиция язаргадыр?
Аналык: Ярдәм итмәячәк. Әмма шуны әйтәсе килә: артык нык авырту – нормаль күренеш түгел. Андый очракта табибка барырга кирәк. Күрем вакытындагы авыртуны «дисменорея» дип атыйлар, аны бүген табиблар стероидсыз шешүгә каршы дарулар белән дәвалый. Ул дару простагландиннарны киметә.
Зөләйха: Ә тагын нигә авыртырга мөмкин?
Аналык: Кайчакта миома да сәбәп булырга мөмкин.
Зөләйха: Нәрсә әле ул?
Аналык: Ул ешрак мускулатура катламында барлыкка килә торган шеш. Гормоннарга да бәйле дип санала, әмма асылда аның нигә барлыкка килгәнен белмим.
Зөләйха: Куркыныч яңгырый. Ә нәрсә эшләргә?
Аналык: Белмим, баш миеннән сорап кара әле… Шул табибка күренү, кайчакта узи ясату кирәк. Аннан ул төрле кешенең төрлечә: кемдәдер гомер буе бар һәм бернәрсәгә дә тәэсир итми, кемгәдер балага узарга комачауларга мөмкин.
Зөләйха: Карале, аналык, мин башка әйбер турында әйтерсең дип уйлаган идем. Эндометриоз да сәбәп була диләр бит.
Аналык: Ә, эндометрий... Ул ай саен яңара. Әмма кайчакта, ниндидер хаталар сәбәпле, ул хатын-кызның башка органнарында да була. Шуның белән бәйле проблемалар булырга мөмкин. Авыруга диагноз кую катлаулы. Әмма бүгенге көндә аны да дәвалыйлар.
Зөләйха: Ярар, интервьюны тәмамларга да вакыттыр. Юкса, миңа сәерсенеп карый башладылар. Соңгы сорау: менопаузадан соң тормыш бармы?
Аналык: Кем өчен? Климакс вакытын төгәл кайчан буласын чамалап булмый, организм үзенчәлекләренә бәйле ул. Хатын-кызда, эмбрион чагында ук, анда булачак күкәй күзәнәкләре фолликуллары формалаша. Фолликуллар беттеме – климакс җитә, балага уза алу сәләте юкка чыга. Димәк, мин дә кирәкми башлыйм. Әмма хатын-кыз өчен тормыш бетми, ул, ниһаять, үзе өчен генә яши башлый ала. Шул!
Зөләйха: Әңгәмә өчен вакыт тапканыңа рәхмәт!
Аналык: Кирәк булса, мөрәҗәгать ит, син минем кайда утырганны беләсең. Ә тагын бер әйбер әйтергә онытканмын: минем белән сулап акча эшләп була дигән кешеләргә ышанма! Хуш.
Нет комментариев