Безнең редакциядә бер матур гадәт барлыкка килде: вакыт-вакыт «Идел»нең тәүге саннарын ачып карыйбыз.
Кайбер урыннарында гаҗәпләнәбез, аптырыйбыз, көлешәбез, уйланабыз... Менә алдыбызда – иң беренче саны. «Идел’1. 1989» дип язылган. Кыю, ихлас һәм кадерле сан…
Журналны кулга алуга, аның тышлыгы игътибарны җәлеп итә. Анда сурәтләнгән гаҗәеп матур кыз яшьләр журналының ирекле, иҗади булуын ассызыклый. Кызык, «Идел» эшчәнлегенең ярым шәрә кыз төшкән тышлык белән башлануы үзгә бер мәгънәне аңлаттымы икән?
Икенче битендә Казанда яшьләр өчен татар һәм рус телләрендә «Идел» журналы чыгара башлау турында карар кабул ителгәне язылган. «Яңарыш чорының билгесе булган “Идел” журналы заманыбыз гамен чагылдырсын, рухи тормышыбызга ямь өстәсен, кадерле дуслар!» дип язылган теләкләренә «амин» дип куясы килә. Шул ук биттә журналның төрле каршылыклар узганын һәм көрәшкәнен иллюстрация аша күрсәткәннәр. Алдагы битләрендә «Идел»нең беренче баш мөхәррире Римзил Вәлиевнең саллы фикере белән танышырга мөмкин.
ИҖАТЧЫЛАРГА – ӘДӘБИ МӘЙДАН
«Идел» беренче саннарыннан әдәби журнал буларак чыга башлаган, шуңа да аның күп өлешен әдәби әсәрләр алып тора. Иң беренче санында исә без аксакаллар фатихасын очратабыз: Әмирхан Еники, Нури Арсланов журнал чыгуына нисбәтле фикерләрен белдергән. Шул ук битләрдә Мөдәррис Әгъләм, Нияз Акмал, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиевнең шигырьләре басылган. «Идел» ул чорда каләм чарлаучы яшьләрнең иҗат мәйданы булган кебек, хәзер дә яшь язучы-шагыйрьләр өчен шундый мөмкинлек бирүен дәвам итә.
Чәчмә әсәрләрдән бу санда Зиннур Хөсниярнең «Кара эт бәласе» повесте, Әхәт Гаффарның «Юл» хикәясе басылган.
«Идел» әдәбият, мәдәният дөньясын актив яктырткан. Беренче санда Татарстан язучылар союзының XI съезды турындагы язмада Әмирхан Еники, Ренат Харис, Михаил Скороходов, Солтан Шәмси, Нур Әхмәдиев, Ризван Хәмид фикерләре урын алган.
ТЕАТР, КИНО, ТУГАН ТЕЛ
«Җәһәннәм биюе» – бу санның иң кызыклы язмаларның берсе. «Театрны, гадәттә, кием элгеченнән башлана, диләр. Ләкин бу юлы без әлеге гыйбарәне беркадәр үзгәртергә булдык: театр яшьләрдән башлана. Ник дигәндә, бүгенге көндә театрларның үзләрендә дә үзгәрешләр бара», – дигән фикер бүгенге көнгә дә аваздаш кебек. Бу материалда «Театрга яшь иҗат көчләре киләме? Спектакльләргә яшьләр йөриме? Репертуарда бүгенге заман яшьләрен кызыксындыра торган әсәрләр бармы?» кебек сорауларга җавапны Камал театрының бер төркем яшь артистлары белән бергә эзләгәннәр.
КАДЕРЛЕ БИТЛӘР
Чираттагы биткә күз салсагыз, бик истәлекле һәм кадерле бит икәнен аңларсыз: Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхәбиев, Зөһрә Сәхәбиеваның яшь чаклары. Бүгенге көндә без аккордлар рубрикасын алып барсак, элек журналда татарча җырларның сүзләре һәм ноталары бастырыла торган булган. Бу рубриканы Риф Гатауллинның Мөдәррис Әгъләм шигыренә иҗат иткән «Серле йөрәк» җыры белән башлаганнар.
БЕРАЗ ГЫНА ХЕЙТ
Хәзерге көндә без укучылар кайтавазын социаль челтәрдә кабул итсәк, элек редакциягә хатлар язганнар. Әле хатларның да ниндиләре! Менә бер укучы журналны болай дип тәнкыйтьләгән:
«Яшьләргә үгет бирергә, әхлак, мәхәббәт хакында сөйләргә җыенасыздыр инде, мөгаен, – журналыгызны яшьләр өчен дисез бит. Безгә тагын шул хыялый шагыйрәләрегезнең ыспай төче назымнарын, яңалыгы бик чамалы булган шома-буш хикәя-повестьларны (һәммәсе мәхәббәт турында!) тәкъдим итәсезме? Мондый юк-бар романтик саташулар белән башны катырудан туктап, шамакайланмыйча гына сөйләшергә вакыт җитмәде микән инде? Ниндидер «аһ-ухлар»ны түгел, ә табигый, сәламәт сексны, секс культурасын язарга кирәк! Өстебезгә СПИД дигән афәт ябырылып килгән хәзерге көндә бу бигрәк тә мөһим», – дип башлана 24 яшьлек Светаның хаты. Хәзер инде 60 яшьтә булырга тиешле бу ханым журналны укыйдырмы, юктырмы, әмма җавап итеп шуны әйтәсе килә: «Идел» хәзер дә сирәк булса да бу темаларны яктыртып барырга тырыша.
Шул ук биттә Рәфидә исемле кызның да хаты урын алган. Ул яшьләрнең ни сәбәпле авылдан китүләре хакында фикерләре, моң-зарлары белән бүлешкән. Шул рәвешле, «Идел» тугры укучылары өчен борчу, проблемаларны ачыктан-ачык язу өчен дә мәйдан биргән.
БОНУС!
Журналның ахыргы битләрендә кроссворд чишәргә мөмкин. Сүз уңаеннан, соңгы арада яшьләр үзара ярыша-ярыша сконворд, кроссворд чишә башлады. Ничек уйлыйсыз, әллә элеккеге гадәтне кире кайтарып, кроссворд чыгара башларгамы икән?..
Дөресен әйткәндә, «Идел»нең беренче санын укыганда, ностальгиягә бирелмәү мөмкин түгел. Ул вакытта яшь булган язучылар хәзер – олпат шәхесләр. Ләкин бер генә нәрсә өлкәнәйми: ул да булса – «Идел». Журнал елдан-ел яшәрә, яңа йөзләрне ача, хәзерге заман рухын чагылдыра. Бик күп еллардан соң, киләчәк буын әлеге санны кулга алып, безнең заман мохитен, рухын тоя алсын иде!
Нет комментариев