«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Буа театры актрисасына образ сайлыйбыз

Матур образлар эзләп, Татарстан районнарына сәяхәт итүне дәвам итәбез!

Бу юлы без «Стилист – авылда» тапшыруы белән Буа районына кайтырга булдык. Ни өчен «кайтырга» дим, чөнки әлеге районда алып баручыбыз, Казанның иң затлы стилисты Исмаил Сафиуловның балачагы үткән. Шуңа күрә көнебез хатирәләргә бирелеп узды. Билгеле, зәвыклы образлар җыярга да онытмадык!

СТИЛЬГӘ МӘХӘББӘТ УЯТКАН БАЗАР

Безнең халыкта киемгә карап каршы алу гадәте бар. Шуңа Исмаил үзе дә бу юлы аеруча матур киенеп кайткан иде: өстендә кара затлы тренч, үзенең шәхси брендыннан кәчтүм, зәвыклы аяк киеме – районга стилист килгәне ерактан ук сизелгәндер. Күзәтүне без, әлбәттә, базардан башларга булдык. Исмаилның стильгә мәхәббәт уянуында нәкъ менә базарның роле зур. Кем белә, әгәр элек һәр якшәмбе үзен базарга йөртмәгән булсалар, бүген стилист булып китмәс тә иде әле! Ләкин, ни кызганыч, сәфәребез чәршәмбегә туры килгәнгә, базар эшләми иде.

БУАЛЫЛАР МАТУР КИЕНӘ БЕЛӘ ИНДЕ!

Без, шулай итеп, сәүдә үзәгенә киттек. Гадәттә, Казан кибетләре иртәнге унда ачылса, районда әлеге сәүдә үзәге сәгать тугыздан ук эшли башлый. Биредә заманча базарга килеп эләккәндәй буласың. «Буалылар матур киенә белә дә инде!» – диде Исмаил, киемнәргә күз салып. Монда җаның ни тели – барысы да бар: классик ирләр күлмәге дә, хәзер трендта булган шоколад төсендәге курткалар да, бу сезонда актуаль туннар, пайеткалы итәк, чалбарлар… Шулай ук хатын-кызлар өчен аксессуарлар да шактый. Үзәктә йөри торгач, зәвыклы экспериментыбыз өчен менә дигән сату ноктасын да таптык. Әлеге кибеттәге образларны Буа дәүләт драма театры артисты Рәзилә Сәгъдиева белән бергә сайладык. Рәзилә театрда күптән түгел генә эшли башлаган. Артистлар, гел кеше арасында йөргәч, матур киенергә ярата. Шуңа күрә Рәзиләнең дә үз стилен тоемлап киенгәне сизелеп тора. Әлеге чыгарылыш Яңа ел алдыннан төшерелгәнгә, без корпоративка туры килә торган образ булдырдык.

АК ЧӘЧӘКЛЕ КАРА КОСТЮМ

Беренче образ итеп вак-вак ак чәчәкләр төшерелгән кара озын костюм сайладык. Принтта чәчәкләрнең нәкъ менә шулай төшерелүе силуэтны тагын да матуррак итеп күрсәтә. Аксессуарлардан – игътибарны җәлеп итеп торган зур алкалар һәм мини кара сумка алдык. Рәзилә әлеге образны 10/10 дип бәяләде. Бу костюм аңа чыннан да бик килеште!

ҮЗЕ ГАДИ, ӘММА УҢАЙЛЫ ОБРАЗ

Икенче образны Рәзилә бигрәк тә уңайлы булганы өчен ошатты. «Бу киемнәрнең күбесе минем гардеробта бар», – диде ул. Әлеге образда күзгә ташланып торган кием – калын тун.

Шуңа күрә калган киемнәр гади булса яхшырак, мәсәлән: өскә – ак күлмәк, аска – кара чалбар (аның кырыйларында тегелгән сызыклары аякны тагын да озынрак итеп күрсәтә) һәм кулда гади кара сумка. Бу образны көндәлеккә дә кияргә мөмкин. Рәзилә аны нәкъ менә шуның өчен ошатты да!

Буа районына сәфәребез уңышлы килеп чыкты. Монда теләсә кайсы стильдә киенергә яратучылар үзләренә образ җыя ала. Ә инде безнең «Стилист – авылда» тапшыруының әлеге чыгарылышы сиңа һичшиксез ярдәмгә киләчәк!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое