«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

ФӘТТАХ ФЕСТ: кымыз, дала авазы һәм өстәл уеннары

Узган ел Татарстан Язучылар берлегенә бер төркем иҗатчы яшьләр килде, бүген берлектә яшьләрне, иҗат, әдәбиятны сөючеләр җыела, берлек аларны яңа форматтагы чараларга дәшә.

Шундый чараларның берсе 7 февральдә узган Фәттах Фест иде.

Фәттах Фест язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган. Чараның максаты – борынгы тамырларыбыз турында язылган әсәрләрне яшьләргә аңлаешлы тел белән күрсәтү.

Фестиваль яшьләрне дә, олы буын кешеләрен дә берләштерә алды. Көн дәвамында килгән кунаклар өчен фәнни-популяр лекцияләр укылды, уеннар һәм җанлы әңгәмә оештырылды. Тамашачылар заманча сәнгать әсәрләре белән танышты, кымыз һәм корт белән сыйланды. Кичә «Дала авазы» дип аталган шигъри-музыкаль джем белән тәмамланды. Импровизациядә бөтен теләгән музыкантлар һәм шагыйрьләр катнаша алды.

Фәттах Фест – борынгы мәдәниятебезгә, тарихыбызга һәм әдәбиятыбызга яңача карау.

Чараны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Ачык университет проекты һәм язучының варислары – Зөләйх а Камалова һәм Руслан Ибраһим оештырды.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе: Ильяс Фәрхуллин

Проект җитәкчесе: Ркаил Зәйдулла

Фотограф: Фирүзә Вәлиева

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое