Яшьләр сабан туеннан иң матур мизгелләр белән бүлешәбез.
Без Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда Казан шәһәренең мәдәният идарәсе белән берлектә бәйрәм кунаклары өчен заманча форматта танышу, аралашу мәйданчыгы булдырдык.
Татар халык уеннары, биюләр, дискуссияләр белән үрелеп барган бәйрәмнең иң төп чараларының берсе — «Тиз танышу» һәм «Кил, таныш!» интерактивы булды. Үзләренә дус яки пар табарга теләгән 120 ләп егет-кыз кыска очрашу форматында аралашты һәм алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук алар үзләре турында кыска анкеталар тутырды, фотога төште һәм аларны махсус танышу тактасына урнаштырды. Иң кызыгы — әлеге формат урта, өлкән яшьтәгеләрне дә кызыксындырды.
Мәйданчыгыбыз белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышты. Биредә ул VK Fest’та татар сәхнәсендә кавышкан яшь пар белән дә аралашты.
Яшьләр Сабан туе татарча дискотека белән тәмамланды.
Нет комментариев