29-30 августта «Печән базары» фестивалендә «Идел» журналы күчмә редакция оештырды.
Бер көн дәвамында «Идел»нең яшь авторлары — Фирүзә Ибраһимова һәм Азалия Сабитова «Ләчтит» гәҗитен чыгарды. «Печән базары»ның заманча тарихындагы беренче гәҗит бәйрәм кунакларына бик тиз таратылып бетте.
«Ләчтит»тә юмористик репортаж, фестиваль оештыручыларының кызык истәлекләре, чын гәҗиттәгечә белдерүләр һәм хатлар урын алды.
Диләрә Галимова фоторепортажы.
Нет комментариев