«Стилист – авылда» проекты белән Балтач районына кайттык.
Биредә «ел очрашуы» булды дисәм дә, һич арттырмам. Мәктәптә укыганда «Бүтән булмыйм гашыйк», «Опа, нинди кыз бала!» җырлары белән йөрәкне яулаган автор-башкаручы Ленар Яшенгә образ сайлау иде ниятебез. Стилистыбыз Исмаил Сафиулов Ленардан чып-чын модник ясады! Ә мин исә аның белән уртак хатирәләрне яңарттым…
БЕЗ – БАЛТАЧТА!
Хатирәләргә соңрак тукталырмын, иң элек Балтачка күңелле сәфәребез турында язасым килә. Монда шундый ачык һәм кызыксынучан халык яшәгәненә инандык. Тапшыруның беренче өлешен төшерә башлагач та, бер егет Исмаилның үзгә образын күзәтеп торды да, безнең нишләп йөрүебезне сорашты. Балтач яшьләре кайда киенгәнлеген белергә килгәнлегебезне әйткәч, ул Казан, Чаллыга барып киенүчеләр бар, диде. Шулай ук безгә тапшыруны һичшиксез базардан башларга киңәш итте.
Районның нәкъ үзәгендә урнашкан ачык базарга юл тоттык. Ул иртәнге сигездән өчкә кадәр эшли. Ләкин биредә без героебызга яраклы киемнәр тапмадык. Аннары «Балтаси Молл» кибетенә сугылдык, анда зәвыклы образлар очрады, тик Исмаил тулысынча канәгать булырлык киемнәр анда да булмады.
Шунда якын гына урнашкан сәүдә йортына кердек. Анда эшләүче кибетчеләр зәвыклы киенгән, күзлекле стилистны күреп, башта шүрләп калды. Аннары инде тапшыруны төшерү барышында безгә ярдәм итәргә әзер тордылар. Ленар Яшеннең «кулы җиңел» булгангамы, образлар бик тиз туды.
«НУ КИЕНДЕРӘ БЕЛӘСЕҢ ИКӘН!»
Исмаил беренче образны куе зәңгәр пиджак, ак футболка һәм кэжуал чалбардан башлады. Шуларга өстәп, күзлек тә кигәч, Ленар Яшен үзенә хас булмаган стильдәге модникка әверелде! Бу үзгәрешне үзе дә: «Ну киендерә беләсең икән!» – дип шәрехләде. Ленар гадәттә футболка белән джинсы кия икән. Шуңа күрә, аның өчен бу образда футболка белән пиджакны бергә кию яңалык булды. Исмаил аның киенү стилен исәпкә алып, футболканы калдырырга булды, ә калганын үзгәртте. Героебыз беренче образны 10 нан 10 дип бәяләде.

ЛЕНАР ЯШЕН МОДНИК БУЛДЫ!
Икенче образ Ленардан бөтенләй башка кеше «ясады» – олимпийка, ак күлмәк, галстук, шулай ук кэжуал чалбар... Исмаил бу карарын «спорт безнең тормышта гына түгел, образларда да актив чагыла» дип аңлатты. Беренче карашка үзгә тоелган бу образны Ленарны бөтенләй башка яктан ачты. Аның үзенә дә икенче образ күбрәк ошады.

ЛЕНАРГА ПЕСИ БҮЛӘК ИТӘМ ДИП…
Экспериментыбыздан соң, ниһаять, мин Ленарга 10 ел элек булган хатирәгә ачыклык керттем. Ул бәлки сезгә гаять кызык тоелыр, ләкин ул вакытта җырчының иҗатын яратучы кыз (ягъни, минем өчен) бик серле мизгелләр иде ул...
ВКонтактеда Ленар Яшеннең төркеме бар иде – анда ул үзенең көндәлек уй-фикерләрен, яңа җырларын һәм фото-видеоларын урнаштырып бара иде. Ул аның шул дәрәҗәдә актив иде ки, фанатлары көн дәвамында бик күп языша, хәтта Ленарга шигырьләр багышлап, кулларына ручка белән «Ленар Яшен» дип язып, фотоларын юллый иде. Мин аның кадәр үк фанатизм белән мавыкмадым, әлбәттә, әмма Ленарны буй җитмәслек популяр артистка саный идем. Аның белән очрашу мөмкин эш түгел кебек иде. (Ул вакытта Балтачның монда гына урнашканын кем белгән?!)
Берсендә Ленар песи баласы алырга теләвен язды, «әгәр берәрегездә песи баласы булса, килеп алам», – дигән хәбәрен күрүгә, мин үзебезнең мәченең бәби көткәнен исемә төшердем. Тимерне кызуында сугыйм дип, Ленарның үзенә яздым. Килешү буенча, мин аңа мәче бәбиләгәч тә хәбәр итәргә тиеш идем. Көн туган саен мәче күзләдем: минем ул дәрәҗәдә мәчене назлаганым, нәни песиләр тудыруын көткәнем булмагандыр. Инде ничә ай узды – мәчебез балаларга ашыкмый иде әле.
Аптырагач, әнидән сорап куйдым, ул гаҗәпләнгән караш белән: «Соң, ул бит безнең ата! Авыргач, шулай эче күбенгән!» – димәсенме! Шулчак Ленар Яшенне күрү хыялым чәлпәрәмә килде! «Ул песигә дә инде, ана булып туып, балалар китерергә ярамаганмы инде?!» дип ачуланып алдым. Ленарга ояла-ояла: «Мин сиңа песи баласы бирә алмыйм икән, безнең мәче ата булып чыкты!» – дип яздым. Шулай итеп, фанат үзенең кумиры белән очрашмый калды… Бары тик якынча 10 ел узгач кына, Ленар белән беренче тапкыр очраштым һәм шушы песи тарихын сөйләдем. Ул үзенә песи тапкан һәм иң кызыгы – ул әле дә алар белән яши. Сүз уңаеннан, Ленар хәзерге вакытта тормыш иптәше Ләйсән белән Балтачта тора.
«Бүтән булмыйм гашыйк» дип эстрадага килеп кергән Ленар тиң ярын тапкан, ул үзенең блогында аның белән кызык видеолар кертә. Тормышын тулысынча иҗат белән бәйләгән. Чөнки ул үзен йөз процент иҗат кешесе дип саный: «Иҗат – минем күңел халәте, мин аның белән яшим», – ди. Ә бит хәзер аның гаиләсе мин бүләк иткән песи белән яши алыр иде…
блиц-сораштыру:
– Син сәхнәдән ник югалдың?
– Яшен бит мин. (Көлә). Дөресен әйткәндә, мин үземнең тәҗрибәмне арттыру һәм нәкъ менә студиядә яхшы белгеч булу өчен, шул өлкәгә кереп чумдым. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез – яңадан яшен булып килеп кердем. Хәзер инде яшен булып яңадан юкка чыгарга язмасын.
– Фанатларыңны сагынасыңмы?
– Әлбәттә! Күңелемдә алар өчен аерым урын бар. Мин аларны, гомумән, юк дип уйлаган идем, бар икән әле! (Көлә).
– Кайсысы: Балтач яки Салавыч?
– Салавыч. Ул минем туган ягым, анда әби-бабай.
– Җыр язу яки җырлау?
– Җыр язып җырлау.
– «Опа, нинди кыз бала» яки «Бүтән булмыйм гашыйк»?
– «Бүтән булмыйм гашыйк».
– Чәч яки пеләш?
– Пелә-ә-әш! Нинди сорау бу?!
Нет комментариев