Новости
Лайфстайл

«Офиста» ниләр бар?

«Идел» журналы редакциясе «Офиста» дип аталган беренче кыска метражлы корпоратив сериал төшерә башлады.

Бүген, 15 сентябрьдә, аның тизерын социаль челтәрләрдә урнаштырдык.

«Офиста» — «Идел» редакциясе тормышы турында кыска форматлы вертикаль сериал. Анда хәзерге заманның актуаль проблемасы — редакциягә егетләр җитмәве темасы күтәрелә.

Сценарий язу, уйнау, төшерү һәм монтаж эшләрен дә редакция хезмәткәрләре башкара. Сериалда рус телендә субтитрлар да бар — аны татар телен белмәгән яки начар белгән милләттәшләребез дә карый ала. Барлыгы 12 серия көтелә, атна саен һәр пәнҗешәмбе бер серия чыгып барачак.

Серияләрне «Идел»дә дә карарга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое