«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Әүлия түгел

Фәиз Зөлкарнәй. Әдәби тәнкыйть турында уйланулар.

Әдәби тәнкыйтьнең графоманнар белән көрәшүеннән файда бик чамалы. Аларны вакыт үзе җилгәрә. Талантлар турында язарга кирәк. Иң элек – алар турында! Калганнары – юл уңаеннан. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбиятның үзаңы 

Соңгы вакытта кызыклы бер күренешне күзәтергә була: яңа әсәрләр турындагы иң тойгылы, әмма төгәл бәяне еш кына укучылар үзләре язып чыга, тәнкыйтьчеләр түгел. 

Һәм бу, кагыйдә буларак, һәрвакыт тәнкыйтьчеләрне булдыксызлыкта гаепләү булып яңгырый. Монда, күрәсең, язучылар авызыннан бик еш яңгырый торган үпкә, канәгатьсезлек тойгыларына иярү дә билгеле бер роль уйныйдыр. Тәнкыйтьчеләрне хаталанырга хаклары булмаган, әүлиядәй төгәл холыклы, күрәзәчелек сәләтенә ия булган кешеләр дип санау, яисә алар фәкать шулай гына булырга тиеш дип санау бездә киң таралган әле. Тәнкыйтьне казый-судья урынына күрү бу. Ә бит чынлыкта тәнкыйтьче казый да, хөкемдар да түгел, ә бәлки әдәбиятның үзаңы ул. Мондый да зур вазифаны нинди дә булса аерым тәнкыйтьче генә яки тәнкыйтьчеләр төркеме генә башкарып чыга алмый. Бу – бөтен бер әдәби тәнкыйть, яисә тагын да киңрәк алсак, тәнкыйди фикернең генә кулыннан килә торган эш. 

Тәнкыйтьчеләрдән тыш, язучыларның, шагыйрьләрнең үзләре әйткән, язган фикерләре дә, укучылар авызыннан чыккан фикерләр дә – барысы да бергә әдәби тәнкыйть дигән шактый катлаулы күренешне тәшкил итә. Әдәби әсәр үзе дә шулай ук катлаулы. Бер генә кешенең (тәнкыйтьченең яисә хәтта авторның) шәрехләве генә аны ачып бетерә алмый, бу бик озак вакытларга сузылган һәм күп кешеләрнең: тәнкыйтьчеләрнең, язучыларның, укучыларның – кыскасы, бөтен бер әдәби тәнкыйтьнең бергәләп башкара торган эше.  

Күпләрнең берсе 

Әдип, тәнкыйтьче сүзенә карап, үз «әсәрен» төзәтергә ашыгырга тиеш түгел дип уйлыйм мин. Моңа кадәр болай эшләү норма булып саналды. Хикмәт шунда: әсәр язылган, әдип үз позициясен ачып салган инде. Тәнкыйтьченең сүзе исә – шушы әсәргә карата әйтелгән тагын бер мөнәсәбәт, позиция генә ул. Мондый мөнәсәбәтләр әле тагын булырга, өстәлеп торырга мөмкин. Хакыйкатьне тулы көенчә белгән, тулысынча әйтеп бирә алган кеше булуына ышанмыйм мин. Кешеләр, күмәкләшеп, шуңа якынлашалар гына. Тәнкыйть шул хакыйкатькә якынлашырга омтылыш кына ясый. Бу – әдипнеке белән тиң хокуклы омтылыш. Әмма аны алыштыра, аны үзенә буйсындыра, ияртә ала торган түгел, чөнки алар, кабатлап әйтәм, тиң хокуклылыар. 

Тәнкыйтьне соңгы сүзне әйтүче хөкемдар урынына күрү – беркатлылык, ул укучыга һәм аерым очракларда әдипнең үзенә дә әсәрне аңларга булыша гына, аның бәясе укучы өчен ориентир гына, ул хөкем карары була алмый. Мондый бәяләр бер генә түгел, алар күп, төрледән-төрле. Укучы – үз акылы булган кеше – боларны аңлый, аера, һәм ахырда аның үз фикере, үз мөнәсәбәте туып, әлеге бәяләр рәтенә басачак. 

Сөйкемсез сөяк 

Шагыйрь шигырьне, миңа калса, кемнәндер бәя ишетү өчен язмый шикелле. Һәрхәлдә, шагыйрь булган шагыйрь шулай. (Әсәрнең уучыга тәэсире нинди икәнен белергә теләү турында түгел сүз, анысы табигый; әдип белән укучы арасында кире багланыш зарурлыгы шөбһәсез.) Ләкин һичнәрсәгә карамастан, тәнкыйтьчеләр шаулап-гөрләп аның иҗатын бәяләргә керешәләр һәм, ахыр чиктә, берәр бәяне тагып та куялар. Гүя укучы аларның сүзенә карап тора инде. Әйтик, берәү Мөдәррис Әгъләмовның тетмәсен тетеп язып чыга, «пүчтәк» дип мөһер суга ди. Ә укучы, шушы мөһерне күрүгә үк, юри үртәгән кебек, ябырылып, Әгъләмов шигырьләрен укый башлый. Үзе бәя куяр өчен укый. Гаҗәп бит! 

Тәнкыйтьченең бәяләмәләрен ничек аңларга? Сәбәбен шәхси мөнәсәбәтләрдән генә эзләргәме? Болай карасаң, әлбәттә, мәсьәлә җиңел аңлашылыр иде. Ә әдәбият мәнфәгатьләрен кая куясың?  Күрәсең, монда аерым тәныйтьне гомумән алып карарга кирәктер. Бер якта – әдәбият, икенче якта – әдәби тәнкыйть... Ә өченчесе нәрсә? Алар икәү генә булса, бер-берсенә бәя куеп торуның мәгънәсе дә, кирәге дә юк лабаса. Өченчесе нәрсә? Укучымы? Алай дисәң, аның әлеге бәяләргә мөнәсәбәте нинди икәнен әйттек инде... 
Өченчесе, мөгаен, җәмгыятьтер.

Кыскасы, тәнкыйть җәмгыятьнең әдәби күренешләргә мөнәсәбәтен аңлатучы булырга дәгъвасын белдерә – шул рәвешчә ул үзен әдәбияттан өстен куярга омтылуын күрсәтә (ә асылда үзенең әдәбияттан читтә икәнлеген раслый). Язучылар әдәби тәнкыйтьне нәкъ менә шушы сыйфаты өчен яратмыйлар, чит итәләр дә инде. 

Шулай итеп, әдәби тәнкыйтьнең укучыга ясаган йогынтысын абсолют дип булмый – аның бәяләмәләренә укучының әллә ни исе китми. Ә менә шушы «бәя» язучыга сизелерлек тәэсир итә. Чөнки язучы һәм тәнкыйтьче бу очракта тигез хокуклы булып чыкмыйлар. Тәнкыйтьче әдәби тәнкыйть исеменнән чыгыш ясый ич, ә анысы үз нәүбәтендә җәмгыять мәнфәгатьләрен чагылдырырга омтыла, дидек (ул хәтта дәүләт мәнфәгатьләрен дә чагылдырырга мөмкин, бусы тагын да хәтәррәк). Бу бигрәк тә безнең заманда шулай, безнең әдәбиятта шулай. Матбугат органнары санаулы, һәм алар, кагыйдә буларак, рәсми фикерне чагылдыра. 
Безнең заманда әсәргә тискәре рецензия язгач, авторның үзенә начарлык эшләмәдем лә мин дип ышанып йөрү – димәк, беркатлылык. 

Кыскасы, әдәби тәнкыйть укучыга гына түгел, ул язучыга да адресланган. Әлеге шул «бәя» дигән ягы белән язучыга юнәлтелгән. Әдәби тәнкыйтьне санламаганга сабышып йөрүләр дә, димәк, тышкы кылану гына икән. Тәнкыйть йогынтысын санламау өчен язучының йә башбирмәс фанат булуы, йә аның җәмгыятьтә (дәүләттә) тоткан урыны зур яисә югары булуы кирәк. Ә бу соңгысы – сирәк күренеш, беренчесе киңрәк таралган. 
Җәмгыятьне үзеннән-үзе көйләнә торган система диләр. Әдәбият менә шул көйләү эшендә катнаша. Әдәби тәнкыйть исә, димәк, билгеле бер ягы белән, җәмгыятьнең әдәбиятны идарә итү коралы булып хезмәт итә. 

Тәнкыйть бер яклап, – әдәби әсәрләрне укучыга аңлату, шәрехләү; икенче яклап, ул – поэтик һәм социологик анализ нәтиҗәләренә таянып әсәрләргә эстетик һәм идеологик бәя бирү. Ягъни ул, бер яктан, матур әдәбиятның үз-үзен камилләштерү коралы, аның үзаңы. Әмма ул әдәбиятны көчләү, аңа басым ясау коралы – ягъни күсәк вазифасын да үти ала икән. Кыскасы, аны явыз ниятләргә файдалану ихтималын исәптән чыгарырга ярамый. 

«Иске» һәм «яңа» тәнкыйть 

Кеше һәммә нәрсәне икегә: иске белән яңага бүлеп карый. Шундый бүленеш хәзер әдәби тәнкыйтькә дә өлгереп килә төсле. Төрле сүзләр арасында шул аермачык ишетелә: имеш, хәзер әдәби тәнкыйть, элеккегедән аермалы буларак, фәлән-фәлән сыйфатларга ия... Имеш, ул укучыга якынрак булырга омтыла...

Кызык, укучыдан читләшергә омтылучы тәнкыйть тә бар микәнни? 

Ирешелгән казаныш итеп түгел, ә билгеле бер омтылыш-тенденция рәвешендә аңларга тырышканда, әдәби тәнкыйть әсәрләре хакында әйтелгән әлеге сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар икәнен танымыйча ярамый. Мин үзем моны, гади генә итеп аңлатканда, менә болай күзаллыйм. «Иске тәнкыйть» дигәндә билгеле бер рәвештә калыплашкан гыйбарәләр, хөкем-бәяләр, иң мөһиме, гадәткә әйләнгән бер фикерләү рәвеше төсмерләнә. Тәнкыйть мәйданында ат уйнатучыларның күбесе ни турында гына сүз куертырга җыенмасын, иң элек мөмкин булган кадәренчә уңай, мактаулы, дәрәҗә өсти торган сыйфатлар хакында сөйләп китә, һич булмаса авторны сәнгать әсәре дип санарлык әйбер язганы өчен мактый. Аннары инде кимчелекләр турында теге йә бу рәвешле сүз әйтелә. Бигрәк тә рецензия, иҗат портреты, күзәтү жанрларында моны аермачык күрергә мөмкин. Уңай һәм тискәре сыйфатларны бергә бәйләп, үзара багланышта карау, әдәби күренешнең, әсәрнең эчке сыйфатлары диалектикасын ачу бездә бик сирәк очрый, – кая ди ул андый югары материяләр! – бездә, гадәттә, уңай дигәне фәкать уңай булганы өчен, ә тискәре дигәне фәкать тискәре булганы өчен генә игътибар үзәгенә куела. Әсәр, әгәр инде ул сәнгать факты дип санала ала икән, кимчелекләре дә, казанышлары да бер-берсеннән аерып карау һичшиксез хата булган бер бөтенлеккә ирешкән дигән сүз. (Хәер, һәр нәрсәне үзара бәйләнештә, диалектик берлектә карап фикерләү сәләте, теләсә нинди сәләт кебек үк, кешегә тумыштан бирелдер. Әгәр табигать мәхрүм иткән икән инде, – бигайбә, берни эшләр хәл юк. Сүзләрендә, уйларында фикри таркаулык, эклектика хөкем сөргән каләм әһелләре бу очракта үзләреннән, табигатьтән башка кемгә дә үпкәли алмыйлар.) Менә шул бөтенлекнең хикмәтен ачып салу, минемчә, теләсә кайсы очракта да әдәби тәнкыйтьнең төп вазифасы. Без хәзер «иске» дип тамгалаган тәнкыйть нәкъ менә шушы вазифаны үтәү эшендә сыната да инде. Мондый төр тәнкыйть үзенең төп вазифасы дип бөтенләй бүтән нәрсәне аңлый шикелле. Шуңа да күп вакыт мондый тәнкыйтьнең сүзе гомуми характерда әйтелгән уңай яки тискәре мөнәсәбәт белдерүдән узмый. Иң гади, самими вазифа бу. Шуның өчен дә мондый язмаларны җентекләп уку мәҗбүри түгел, диоагональ буенча күз йөгертеп чыксаң, карашың төртелгән бер-ике җөмләсен укысаң – бик җиткән, бөтенесе аңлашылыр: автор мөнәсәбәте дә, аның һәрвакыт гомуми характерда булган әйтер сүзе дә. Шуннан башканы эзләсәң дә табалмассың. 

Мондый төр тәнкыйть әсәрләрен бөтенләй үк таралып китүдән саклап торган нәрсә – безнең аңыбызның күнегүчәнлек табигате, калыплашуы, гадәт һәм күп, еш очрый торган әйберне артык уйлап тормыйча шулай булырга тиештер дип санавыбыз. Авторның фикере түгел, ә канун дәрәҗәсенә куелган нинди дә булса мәкалә калыбы, аның эчке сөлтәр-каркасы гына таркатмыйча тотып тора мондый язмаларны. 

Бүген генә түгел, теләсә кайсы заманнарда да яңача дип саналган әдәби тәнкыйть әсәрләренең көче исә бүтәндә: катып калган фикер калыбы түгел, ә бәлки фикер үзе, җанлы, үз чикләрен үзе билгели торган ирекле фикер хәрәкәте аларны бөтен итеп тота. Мондый төр әдәби тәнкыйть әсәре һәрвакыт көтелмәгән борылышларга ия булган фикер сюжетына корыла, ягъни фикерләү рәвешенең оригинальлеге алгы планга чыга. Чын сәнгать әсәренә хас булганча, нәкъ менә шушы сыйфат укучыда үзенчәлекле кызыксыну хисе уята да. Менә шундый сәләткә, җегәргә ия булуы белән , «яңа» тәнкыйть дөньяга үле туган әлеге «иске» тәнкыйтьтән аерыла да. Аннары, мондый әсәрләрне теге йә бу өлешләрен йолкып-йолкып укып кына аңлармын димә инде. Чөнки фикер нәтиҗә буларак түгел, бәлки процесс буларак бирелә, башыннан ахырына тиклем укымасаң, тулысынча димим инде, хәтта өлешчә аңлавы да кыен аны. 

Тәнкыйтьнең укучысы 

Җентекләп караганда, кем ул әдәби тәнкыйтьне укучы? Проза, поэзия укучысымы? Әйе, ул. Ләкин өлешчә генә. Чөнки тик торганнан, эч пошканнан гына укыла торган жанр түгел әдәби тәнкыйть. Укучыны аңа күңел, хис тартып китерми, ә бәлки акыл, нәрсәнедер ачыкларга, белергә теләве алып килә. Аны укып күңел ачып, кәефләнеп булмый, булса да – бик чамалы. Ул укучыга, әлбәттә, эстетик йогынты ясый һәм күбрәк танып-белү вазифасын үти. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге вазифаларның ул икенчесе аша беренчесен үти сыман: аның эстетик йогынтысы күбрәк анализ, фикер аша укучыга ирешә, турыдан-туры хискә ул аз тәэсир итә. Чын мәгънәсендәге интеллектуаль жанр – ул әдәби тәнкыйть икән. Шигырь дә, проза да түгел, ә әдәби тәнкыйть! 

Монда, әлбәттә, журналистлык шаукымыннан, конъюнктура зәхмәтеннән азат булган тәнкыйть турында, күпмедер дәрәҗәдә идеаль тәнкыйть турында сүз бара. (Тормышта ул, кызганычка каршы, юк дәрәҗәсендә сирәк – табигатьтә бер генә нәрсә дә саф көенчә очрамый бит.) 

Менә шушы сыйфатларын күз алдында тоткан чакта, әдәби тәнкыйтьнең укучысын ачыклау җиңеләя шикелле (аның иң җиңеле, төгәл нәтиҗәлесе, әлбәттә, социологик анализ булыр иде, ләкин безнең шартларда кем оештыра ала моны?). Әгәр әдәби тәнкыйть интеллектуаль жанр икән, аның укучысы – иң беренче чиратта, зыялы (интеллигент) булырга тиеш. Хәер, бу бик томанлы, артык гомуми билгеләмә, ләкин барыбер дә мәсьәләне ничаклыдыр конкретлаштыру. 
Җентекләбрәк уйлыйк әле. 
Әдәби тәнкыйтьне кем укый дигәч, иң беренче күңелгә килгәне – язучылар, тәнкыйтьчеләр үзләре. Болар күбрәк һөнәр-кәсепләренең ихтыяҗлары кушканга укыйлар. 

Икенче төркем – башлап язучылар, графоманнар, гомумән, әдәби иҗатка күңелләре тартыла торган кешеләр. Шактый зур төркем бу. Боларда да әле һөнәрмәнд (профессиональ) юнәлешкә тартым ихтыяҗлар шактый әһәмиятле роль уйный. 

Өченче төркем – тәнкыйтьче өчен иң кадерле төркем – тәнкыйть әсәрләрен әдәбият, сәнгать белән бердәй кабул итүче зыялылар. Алар, әдәбиятны аңларга тырышудан, әдәбиятның үзенчәлекле сорауларына җавап эзләп табудан бигрәк, тормыш, дөнья, кеше табигате уяткан сорауларга җавап эзләп укыйлар. Тәнкыйтьченең фикер хәрәкәтен күзәтеп, эстетик ләззәт алалар. Бу төркем игътибарына лаек булу – тәнкыйтьче өчен мәртәбә. 

Дөрес, мондый бүленеш шактый шартлы. Төркемнәр арасы чынлыкта кискен аерып куелмаган, бер төркемнән иенчесенә күчү, берьюлы ике төркемгә карый торган төркемара типларның булуы табигый. 

Минемчә, болар арасындагы иң зур төркем – икенчесе, ул бүтәннәрен сан ягыннан даими тулыландырып тора һәм, димәк, әдәби тәнкыйть өчен бу төркем иң мөһиме. Шуннан язучылар үсеп чыга, чын зыялылар да шуның хисабына ишәя. Икенче төркем – әдәби тәнкыйтьнең хәят, яшәү эше, киләчәген тәэмин итә торган эш, чөнки бу барыннан да элек тәрбия эше. Кара эш бу. 

Өченче төркем – әдәби тәнкыйтьнең престиж, абруй эше, ак эш. Тәнкыйтьченең шанын, дәрәҗәсен билгели торган төп күрсәткеч – шушы төркемнең игътибары инде. 

Беренче төркем – әдәби тәнкыйтьнең өлешчә кара эше, ләкин барыннан да элек ул «неблагодарный» хезмәт. Ит яхшылык – көт яманлык, дип менә шушындый игелексез, рәхмәтсез эш хакында әйткәннәрдер инде ул. Мондый булуның сәбәбе – «бәя» дигән нәрсәнең өскә калкуында. (Ә бәя – ул икебашлы таяк, күсәк. Һәм шуңа күрә еш кына кулындагы күсәге тәнкыйтьченең үз башына да төшә.) Шул ук вакытта бу – намус, абруй эше дә, чөнки чын зыялылар язучылар арасында да очраштыра бит әле. 

Тәнкыйтьче статусы 

Бездә һөнәрмәнд (профессиональ) тәнкыйтьчеләр юк. «Профессиональ» төшенчәсе ике төрле мәгънәгә ия: беренчесе эшнең профессиональ дәрәҗәдә камил эшләнүен белдерә, дилетантлыкка каршы куела; икенчесе профессия-кәсеп мәгънәсендә кулланыла. Профессиональ, димәк, эше ярдәмендә тормышын көйли белүче, шуның белән үз көнен күрүче. Профессиональ тәнкыйтьче дип әдәби тәнкыйть эше белән үзен, гаиләсен карый, тәрбияли алган кеше генә атала ала, димәк. 

Бездә боларның икенчесе юк һәм, мөгаен, була да алмыйдыр. Чөнки әдәби тәнкыйть әсәрләре, ифрат күп хезмәт, вакыт таләп итүләренә дә карамастан, бездә иң аз түләнә торган жанрга карый. Шуңа китереп тагын тәнкыйтьче һөнәренең абруе чамалы булуын, асылда аның хезмәтенең беркайчан да рәхмәтле, игелекле булмавын да өстәсәк, мәсьәлә ачыкланадыр. 

Татар әдәби тәнкыйте, асылда, энтузиастлар (күпчелеге – һәвәскәрләр) кулында, шулар фидакарьлегенә тулысынча белән бәйле. Туфанча әйткәндә, ул «көнем өчен түгел, денем өчен» дип хезмәт итүчеләргә бурычлы. 
Кәсеп тә була алмый ул, хобби булырга да бик җайсыз нәрсә. 

Сарыкны кем ашаган? 

Парадоксаль булса да, әйтмичә мөмкин түгел. Тәнкыйть һәр әдәби күренеш, әсәр хакында үзенең фикерен белдерергә тиеш, әмма мондый таләпне конкрет бер тәнкыйтьчегә, яисә әдәби тәнкыйтьнең хәзерге вакытта иң авыр, төп йөген тартып баручы берничә каләм иясенә кую шуның төгәл үтәлүен таләп итү (гадәттә, моны язучылар таләп итә) артык самимилек күрсәтү дияр идем мин. Чөнки шул ук таләпне язучыларның үзләренә дә куеп була бит, аларны тәнкыйть эшеннән беркем дә азат итмәгән ләбаса! Ягъни беркем дә аларны «алланың кашка тәкәсе» дип, ә тәнкыйтьчеләрне «козел отпущения» дип санамый. Һәркемнең әдәбият алдындагы хокуклары тигез! 

Язучының бары тик, әсәремә тиешле игътибар булмады, дип рәнҗергә, канәгатьсезлеген белдерергә генә хакы бар. Әмма монысы, кем әйтмешли, бүтән җыр сүзләре. Язучылар нишләптер канәгатьсезлекләрен бу рәвешле белдерергә яратмыйлар, үз әсәренә карата күрсәтелгән илтифатсызлыкны алар һәрвакытта да диярлек тулысынча әдәбиятка карата күрсәтелгән игътибарсызлык дип белдерергә тырышалар. Күрәсең, үз әсәрләренең шундый игътибарга чыннан да лаек икәнлегенә үзләре дә бик үк ышанып җитмиләр бугай. 

Кем гаепли соң әдәби тәнкыйтьне, тәнкыйтьчеләрме? Әлбәттә, язучылар. 
Кемнедер орышырга кирәк бит инде, үз-үзеңне орышмассың бит! 

Мин ышанам 

Белинскийның каләме ирекле булган, ул: «Бездә әдәбият юк» дип язган чакта да (бу бит Пушкин, Гоголь, Лермонтовлары булган әдәбиятта!) аның бу сүзләрен туры мәгънәсендә аңлап, кулыннан тотучылар табылмаган. Бу дәвер укучысы арттырып җибәрүнең ни икәнен – гипербола алымын әйбәт белгән әле, һәр әйткән сүзне чыны белән кабул итмәгән, сүзнең төгәл мәгънәсен төсмерли алган. Нишләп әле безнең укучы да ирониянең, арттыру-күбәйтүнең чын бәһасен белмәскә тиеш? Мин аның аңлау сәләтенә ышанам. Өстәвенә, нинди заманда яшибез бит: тәнкыйтьнең очраклы гына әйтеп ташлаган бер сүз өчен генә дә ниндидер катгый оргнәтиҗәләр ясау дәвере, азмы-күпме усалрак булырга тырышкан принципиаль тәнкыйть сүзен чукмар урынына күрү вакытлары узып бара бугай инде. 

«Идел», №5, 1991 ел. 
Фотолар Фәиз Зөлкарнәй гаиләсе архивыннан 

Вы уже оставили реакцию