«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

«Мондый чараның әле булганы юк» – Нурминский Балтачта мотофестиваль оештыра

«Кайттым да, менә шундый грандиоз чара оештырырга булдым әле», – дип башлады сүзен Альберт.

Без аның белән 18-19 июльдә Балтач районында узачак Сабантуй+Motofest чарасы турында сөйләштек.

БУ ИДЕЯ КАЙЧАН ҺӘМ НИЧЕК КИЛГӘН?

–  Россиядә бүгенге көндә күпчелек яшьләр матайда йөри. Мин үзем дә ел ярым элек матай «куша» башладым. Чөнки ул бөтенләй башка чикләрне ача. Мәсәлән, туган авылым Норма табигате матур икәнен белсәм дә, матайда аның әйләнә-тирәсе буйлап йөргәндә, икенче яктан күрдем. Матайда йөргәндә кеше төрле мәшәкатьләрдән арынып тора һәм бөтен тискәре хисне шунда юлда «төшереп калдыра». Шуңа күрә мотоциклда йөрү яшьләр арасында киң таралган. Әмма моның башка ягы да бар: авыл һәм шәһәр халкы урамда матай тавышы акыртып йөргән яшьләрдән зарлана. Ә бит республикада мотоциклда йөрү буенча чемпионатлар узып тора, Саба районында да узган иде. «Балтачта да узамы?» дигән сорау килгәч, дустым Илнар (Сабиров – Авт.) белән киңәшләштек тә, бу эшне үз кулыбызга алырга булдык. Илнар татар мотоциклларын чыгару белән шөгыльләнә, ә минем күп артистлар белән элемтәм яхшы – ягъни мөмкинлекләребез кисеште булып чыга.

Интернетка матай белән фото керткәч, аудиториядән күп кайтавазлар килде: «Безнең белән дә матайда йөр әле!» дип язучылар булды. Шуңа күрә бу чарабызга халык күпләп киләсенә шик юк, яңгыр гына яумасын иде инде.

КАЙСЫ АРТИСТЛАР КАТНАША?

- Димәк, 18е көнне Сабантуй була да, икенче көнне мотофест булачакмы?

- Әйе, безне Балтач районы хакимияте дә хуплады – Сабантуй мәйданында оештырырга мөмкинлек бирделәр. Урман ягында инде трасса салып (бу эшләр хәзерге вакытта бара), икенче көнне мотофест уздырачакбыз. Россиядән күп текә машиналар киләчәк. Түбән Новгород, Пермь, Чебоксар һәм башка җирләрдән катнашучылар булачак. Сабантуйга килгәндә, артистлардан – Фирдүс Тямаев, Лейна, Марат Яруллин, Ванфи, BEKU, The Kam һәм инде мин (көлә) көтелә.

НИНДИ УЕННАР БУЛАЧАК?

 Сабантуйда кебек милли уеннар буламы соң?

– Безнең «Мотосабантуй»да уеннар да үзенчәлекле булачак, мәсәлән, таяк тартыш урынына  – руль тартыш, чүлмәк вату урынына – шлем вату, бүләкне күз йомып кисүне маска киеп уйнатачакбыз, баганага менү урынына – экипировкадан менү. Ягъни, Сабантуй элементларын калдырып, мототематиканы керттек. Моңа кадәр таныш булмаган яңа ярыш уйладык: ике кечкенә матайны кара-каршы бастырачакбыз да, кешеләргә хоккей киеме, шлемнар киертеп, «рыцарский бой» ясыйбыз. Алар капчык тотып, бер-берсен сугып егарга тиеш булалар. Җирдә мата куябыз, куркыныч булмый. 

– Синеңчә, Сабантуй бәйрәменә гомумән яңа формта кирәкмиме?

– Сабантуй бит инде ул безнең традицион милли бәйрәмебез, без аны бозмаска тиеш. Бу чарада без аны яшьләр өчен кызыклырак булсынга заманчалаштырабыз. 

- Финанс ягына килсәк?

– Финанс ягы Илнар белән икебезнең җаваплылыгында. Әлбәттә, спонсорлар эзлибез. Чөнки барлыгы 10 миллионнан артык акча китәчәк. Зарланып әйтмим, әмма эшлибез дигәнбез икән – аны башкарып чыгарга кирәк. Плюска чыкмаячагыбызны да аңлыйбыз. Бу бит беренчедән, районга шундый шоу, ә икенчедән, күпмедер дәрәҗәдә яшьләргә проблеманы җиткерү – урамда акыртып йөрү урынына, трассада йөрү мөмкинлеген күрсәтү.

ЧАРАНЫҢ СОЦИАЛЬ ӘҺӘМИЯТЕ ТУРЫНДА

– «Сакла Fest» дип аталауы да шуңа бәйлеме?

– «Сакла» сүзенә күп мәгънә сыйдырырга була. Безнең теләк – юлларда йөргәндә кеше саклансын иде. Киләчәктә безнең дә балалар матайда йөрер бәлки, кем белә? Әмма хәзерге көндә юл һаләкәтләре күп булып тора, шуннан сакланырга кирәк.

КИЛӘЧӘКТӘ ТАГЫН БУЛАЧАКМЫ?

– Алга таба мондый форматтагы Сабантуйны уздырырга ниятлисезме?

– Без аны Республика программасына кертергә уйлыйбыз. Финанслау да булсын иде дигән теләк бар. Беренчесен үзебезнең җаваплылыкка, чөнки ул безгә кызыклы. «Бу сиңа нәрсәгә кирәк иде?» дип сорыйлар миннән, ә мин ни дип җавап бирергә белмим, чөнки миңа фәкать кызык ул. Мөмкинлек булганда эшләргә кирәк. Бер генә яшибез бит. Тормышта файдалы гамәлләр эшләргә һәм шул ук вакытта «кайфануть» итеп калырга кирәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое