Алинә Хәбибуллина шигыре.
***
  Галәмгәме әйтим рәхмәтемне? –
  Синең яктан җилләр исмәде...
  Синсезлегем аша таныдым мин
  Йөрәгемдә йөрткән хисләрне.
  Синсезлегем аша белдем: җанга
  Ничә тонна сагыш сыяла.
  Кайчан күңел сызланып һәм әрнеп,
  Ташланырдай була кыядан...
  Елмаермын, теләп ап-ак бәхет.
  Хушлашканда сиңа ялынмам...
  Сөюләрнең иң көчлесе туа
  Аерылганда газиз ярыңнан.
  Галәмгәме әйтим рәхмәтемне? –
  Синең яктан җилләр исмәде.
  Синсезлегем аша таныдым мин
  Кабатланмас керсез хисләрне.
Нет комментариев