Иҗатчының рухи дөньясы, эше, тормышы турында сөйләшәбез.
Гөлүсә Батталова – киң танылган замандаш язучыларыбызның берсе. Шигърияттә дә , драматургиядә дә ышанычлы адымнар белән атлап килә , әдәби ярышларда җиңүле урыннар яулый. Шигырьләрендәге көчле образлылык, тел-стиль табышлары аны башкалардан аерып тора.
фото: Фирүзә Вәлиева
– Гөлүсә, шигърияткә килүеңнән башлыйк әле. Ничегрәк булды ул?
– Кечкенәдән төрле-төрле әкиятләр уйлап чыгарырга, шуларны кәгазьгә төшереп барырга ярата идем. Көннәрдән беркөнне мәктәпкә РОНОдан тикшерүчеләр килде. Безнең сыйныфта миннән башка да каләм тибрәтүчеләр бар икән. Мәктәпкә килгән методистлар безне 26 апрель көнне Әтнәдә оештырыла торган Тукай бәйрәменә чакырды. «Ничек инде әкият язып шигырь бәйрәменә барып булсын? Шигърият бәйрәменә бары тик шигырь язып кына барырга мөмкин», – дигән уй тынгылык бирмәде миңа... Уе тууын туды, ләкин шигырь бит әле алай тиз генә язылмый. Зөһрә апа ярдәме белән ике куплетлы «Туган ягым» дигән шигырь иҗат иттек. Үземне зур, даһи шагыйрьгә санап, күкрәк киереп район үзәгенә Шигырь бәйрәменә киттем. Әлеге Тукай бәйрәме миңа илһам бирде. Шул вакыттан шигырьләр яза башладым. Кенәр урта мәктәбен һәрвакыт рәхмәт белән искә алам. Бүгенге көндәге белемем, әсәрләремдәге нигезлелек, ул – мәктәбемдәге затлы, белемле укытучылар тырышлыгы. Язган шигырьләремне татар теле укытучыбыз Рәзинә апага күтәреп килә идем. Ул һәрвакыт күңелне үсендереп торды. Дәрес вакытында да шигырь язып утырам. Ул бер вакытта да миңа кисәтү ясамады. Шигырьләремне төзәткәләп, киңәшләрен биреп, уңышлы дип санаганнарын район газетасына җибәреп, гел хуплап торды. Шигърият дөньясына шулай кереп киттем.
– Кайсы кешегә тәвәккәллек, кулга тотып язып китү, язып карау җитми кебек...
– Күңелдә язу теләге бар икән, (әйтик, ун-унике яшьлек баланың бәлкем пьеса, роман язасы киләдер) аны, дөрестән дә, эшләп карарга кирәк! Бу шөгыль модада түгел дип ташларга ярамый. Бу яшьтә аңа әти-әнисе яки татар теле һәм әдәбияты укытучысы остаз булырга мөмкин. Тора-бара башка остазлар килеп чыгуы ихтимал. Мин әле хәтерлим: 1997 елда Язучылар берлегенә башлап язучы һәм яшь шагыйрьләр конференциясенә җыйдылар. Шул вакыт яныма ап-ак чәчле, күзлекле абый килеп утырды. Ул үзе белән Хәкимҗан абый Халиков дип таныштырды. Ул бит инде безнең якташ: Әтнә районы Мамыш авылында туган шәхес.
«Шигырьләрегезне карап чыгыйм әле», – дип безнең язганнарны сорап алды. Шул елны ул аларны «Сабантуй» газетасына кыскартып, бераз үзгәртеп бастырып чыгарды. Республика матбугатында шигырьләрем дөнья күрүе Хәкимҗан абыйның җиңел кулыннан башланып китте. Бала вакытта да сиңа этәргеч бирерлек, үсендерерлек кешеләрнең булуы бик мөһим
– Синең хәзер үзеңнең кемгәдер остаз булырга теләгең юкмы?
– Бу хакта еш уйлана башладым. Балалар үстерәбез, инде урта яшьләргә кереп барабыз. Кемгәдер остаз булу вакыты да җитте бугай дигән уй бар күңелдә. Кемгә дә булса иҗат дөньясына кереп китәргә этәргеч бирсәм, үземнең остазларым каршында вөҗданым чистарак, сафрак булыр иде дип уйлыйм мин.
– Гөлүсә, иҗатыңны классик әдипләр үз итә, сиңа зур өметләр баглый. Атаклы язучылар үз дәрәҗәсенә куеп сөйләшә. Ә рухи остазың дип кемне атыйсың?
– Рухи остазым дип Марсель Галиевне атыйм. Аллага шөкер, без аның белән җылы мөнәсәбәттә. Үземнең язган иң мөһим һәм зур әсәрләремне аның киңәш-фатихасыннан башка дөньяга чыгармыйм. Без аның белән гел шулай киңәшләшеп, сөйләшеп торабыз. Икебезне дә борчыган уртак темаларыбыз бик күп. Бер-беребезне аңлап эш итәбез. Үземнең иҗатымда аның миңа хәерхаһлы мөнәсәбәте бик кирәк. «Нигез» дигән китабы, аның прозасы мине һәрвакыт шигырь язарга илһамландыра. Бала вакытта язган шигырьләр ниндидер инстинкт рәвешендәрәк килеп чыга иде. Ундүрт яшемдә «Нигез» китабы кулыма килеп керде. Шуны укыгач, нык тетрәндем. «Карале, ничек итеп тә язып була икән!» – дигән уй туды. Бу әсәр тиз генә ычкындырмады, хисләнеп озак яшәдем. Андагы өянке образы нык тетрәндерде. Ул вакыттагы цензура өянке образын бөтенләй алып ташларга җыенган булган. Образ алып ташланган булса, әсәр ничек тәэсир иткән булыр иде икән? Шулай итеп, ундүрт яшемнән Марсель абый, үзе дә белмәстән, минем остазыма әверелде. Бу әсәрдән соң иҗатта башкача тудым, уяндым. Күзләрем дөньяны икенче төрле күрә башлады.
– Иҗат иткәндә нинди «ырымнарың» бар?
– Соңгы елларда бигрәк тә актив яза башладым. Зур, саргайган битле амбар кенәгәләре кебек зур дәфтәрләргә язарга яратам. Язу, иҗат белән шөгыльләнгән кеше буларак, миңа бик матур блокнот, дәфтәр, затлы-затлы каләмнәр бүләк итәләр. Андый игътибар өчен зур рәхмәт. Шәхсән мин гап-гади ручка белән язарга яратам. Ручканың башы һәрвакыт кидертелгән булырга тиеш, ул башы, берәр сәбәп аркасында, күз уңыннан югалса, яза башлаган шигыремне ташлап, башта шул капкачны эзлим. Каләмгә, язу-сызу, шигърияткә мәхәббәтемне аңлаган ирем бервакыт миңа бер пенал тулы ручка һәм гади карандашлар бүләк итте. Менә шул пеналдагы ручкалар белән иҗат итәм.
Иң зур һәм иң мөһим шигъри әсәрләремне «амбар» кенәгәләренә язып барам. Шул вакытта бик зур ләззәт кичерәм. Әмма соңгы вакытта үземә карата кагыйдәм бар. Бүгенге көн язучысы ул үзенә иҗат итәр өчен идеаль шартлар туганын, илһам килгәнен көтеп утырырга тиеш түгел. Ул теләсә нинди шартларда иҗат итәргә сәләтле булырга тиеш! Кайвакытта шигырьләрнең телефонга язылган чаклары да ешайды, чөнки мин – әни кеше, авылда төп нигездә яшәүче килен. Эш урыным да бик җаваплы – Әтнә татар дәүләт драма театрында директор урынбасары. Шуңа күрә, ниндидер сандугачлар сайрап, чәчәкләр атып утырган бакчадагы беседкада, тирбәтмәле кәнәфидә үлән чәйләре эчеп, шигырь язу вакытын көтеп утырсам, андый шартлар тумаска да мөмкин. Иҗатны ниндидер шартларга бәйләргә ярамый. Каләме тутыкмасын өчен, иҗатчы көн саен нидер язарга тиеш.
– Гөлүсә, соңгы вакытта драма әсәрләренә алынуың театрда эшләвең белән бәйлеме?
– Төп сәбәбе, чыннан да, театр дөньясында яши башлавым белән бәйледер. Үзебезнең коллективны һәм, гомумән, театр дөньясын бик яратам. Театрда булгач, сәхнә закончалыкларын тирәнрәк аңлый башлавым да бардыр. «Җомга базары» пьесасы 2020 елда Әтнә сәхнәсенә дөньяга чыкты. Ул пьесаны язганда әле мин, гомумән, драматургияның «д» хәрефен дә белмәгәнмен икән! Пьеса сәхнәгә куелганда режиссерыбыз Рамил Фазлыев, артистлар белән бергә эшләвебез, спектакльнең сәхнәдә туу процессын күзәтү миңа шактый гына сабак бирде.
Без шигърияттә хисле итеп язарга күнеккән. Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне укып үскән буын вәкиле буларак, ничектер сурәтләү чараларына бай, тулы, катлаулы җөмләләрне укып, үзебез дә шулай язарга омтылабыз. Ә сәхнә әсәре ул катлаулы җөмләләрне өнәми. Син гади җөмләләргә фикереңне сыйдырырга тиеш. Шул ук вакытта артык акыллы, китапча да булмасын. Сәхнә сөйләм теленең анык, үтемле, образлы булуын таләп итә. Фикер дә кабатланмасын. Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби әсәрләр бәйгесендә балалар пьесасы номинациясендә икенче урынны алдым. Пьесаны язганчы Илгиз Зәйниевнең «Бәби» китабын укып чыгып, аның сюжет кору, образларны бирү ысулын өйрәндем. Әлбәттә, Илгиз дәрәҗәсендә яздым дип әйтергә алынмыйм. Мәгәр, әсәрне язганда, Илгизнең бу китабы өстәлемнән төшмәде. Үзеңә кадәр язылган көчле әсәрләр ул синең дәреслегең була ала.
Киләчәктә дә язасы килеп йөргән темаларым күп. Алынырга курыккан темаларым да байтак. «Сделай хорошо и сейчас, чем идеально и никогда!» Бу кагыйдәне үземә тормыш кредосы итеп алдым. Хәзер мин идеаль вакыт көтмичә, бүген язу ягында. Бәлкем уңайлы вакыт ул беркайчан тумас та. Иң яхшы көн – бүген, иң хәерле вакыт ул – хәзер!
Нет комментариев