«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Әдәбият

ЯҢГЫР ЯВА ИНДЕ НИЧӘНЧЕ КӨН...

Айгөл Хәбибрахманова шигыре

***
Яңгыр ява инде ничәнче көн
Яңгыр коя минем күңелдә.
Сабырлыгым болытлары ташып,
Тамчы-тамчы булып түгелә.
Яңгыр тынган ара кояш балкый,
Һәм күренә салават күпере.
Әле шатлык, әле сагыш били
Мөлдерәпләр тулган күңелне.
Кәефемнең һич тә аңлый алмыйм
Табигатьтәй шушы халәтен.
Хәлләремне, зинһар, сорамагыз,
Икеләнеп тора хәятем.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар