«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яшә, Хәмит!
Новости
Әдәбият

Яшә, Хәмит!

Кадрия Хаммадиева хикәясе.

«Хәмит югалган!..»
Әлеге хәбәр авылны сискәндереп җибәрде. Күптән инде капкаларның бу ягына чыкмыйча гына көн күргән кешеләр дә, җылырак киемнәрен киеп, тизрәк урамга ашыкты. Күптән күзәтелмәгән хәл – авыл халкы берләште дә куйды! Гаҗәп, бик гаҗәп хәл иде бу бердәм булмаган авыл халкы өчен. Кем диген әле, Хәмит! Хәмит берләштерде барысын да – дуслаштырды, хәтта дошманнарны сөйләштерде, битарафларның телен ачты... Менә сиңа Хәмит! Тешне сындырырлык салкын кышкы кичтә өеннән чыгып югалган. Адашкан, күрәсең.

Тумыштан акылга зәгыйфь иде ул. Җитмәсә, карар кешесе дә калмаган, җир йөзендә дөм ятим ул, әти-әниләре, бертуганнары байтактан вафат. Әллә соң шушы югалуы белән Аллаһның Хәмиткә: « Юк, син ялгыз түгел, әнә, авылдашларың ничек борчыла», – дип сиздертүе булдымы? Акылга сай булса да, аның да җаны бар бит... Караңгы, караусыз, тузып-таушалып беткән өенең тәбәнәк түшәмендә эленеп торган бер лампочка яктысы гына ялгыз кеше күңеленә якты өрә алмый шул. Янәшәңдә җылы сүз әйтеп торучы бик кирәк! Ничә еллар буена үзе генә яшәп, кешенең булган акыллары да чыгар иде, билләһи.

Әнә шул ялгызлык аркасындадыр, өендә озак торырга яратмыйча, гел урам әйләнүдә иде Хәмит. Артык кечкенә булмаса да, зур булмаган авыл уртасына чыгып бассаң, бер-ике эт өргән тавыш ишетелә һәм Хәмитнең урам буйлап атлаганы күренә. Үзе белән бергә картаеп барган таягы өстерәлә, сөйрәлеп кенә атлаган аякларга терәү булырга ярап тора әле ул. Үзе инде: « Дошманнардан сакланам мин аның белән», – ди, гәрчә авылда берәүгә дә дошман булмаса да.

Акылы зәгыйфь дисәң дә, авылның эчке сәясәтен Хәмиттән дә тирәнрәк һәм нечкәрәк аңлаучы бармы икән?! Кайчак аның төрттереп әйтеп куйган сүзләреннән соң, бу чыннан да авыру микән, әллә юри генә башын тилегә салып йөриме, дип куясың. Кемнең ире кем хатыны янына « йөри», кем нәрсә урлап кайткан, кемнең гайбәтен кем сөйләгән, кайсы авылдаш кайсы авылдашны күралмый, түрәләр ничек яши – Хәмит боларның барысыннан да көне-сәгате белән хәбәрдар булып тора иде. Каян белә дисәң, ул гел кеше арасында: кайда сүз, гайбәт, хәбәр-яңалык – Хәмит шунда. Кибет, почта, авылның үзидарә бинасы, медпункты, электән калган колхоз правлениесы... Ә кичләрен клубта! Бөтен җиргә өлгерә, эшкә йөримени!

Әле яшьрәк – егәрлерәк чагында йомышчы иде ул. Кемгә нәрсә җиткерергә кирәк – һәммәсенә дә булыша иде: язу илтеп тапшырамы, кирәк кешегә даруын алып китерәме, сөт акчасын алып кайтып бирәме... Гомумән, Хәмит – авылның йөрәге ул! Аннан башка кибеттә дә, урамда да, клубта да, сабан туенда да күңелсез.

...Соңгы араларда әнә шулай кич кырын урам әйләнгәләп йөргән иде. Бүген инде авылдан читкәрәк чыгып киткән, ахрысы. Әле дә ярый бер күршесе гел күз уңында тота үзен. Хәмитнең тәрәзендә ут булмагач, кереп караган – өендә юк. Урамнарны әйләнгән – күренми. Шуннан соң бөтен авыл халкын күтәрде. Ир-атлар төрлесе төрле тарафка кырга таба йөгерештеләр. Кемдер чаңгы киеп эзләргә кереште. Хатын-кызлар авыл эчендәге чокырларны, мунча, сарай артларыннан карады. Кеше яшәми торган йортларның ишеге ачылды, чормаларга менелде. Чорма дигәннән, аның шулай яшьрәк чакта бер югалганы бар иде бит. Өйнең идән астыннан су асты көймәсе чыкты дип, чормасына менеп утырган иде мескен. Анда күршеләр тиз таптылар үзен... Шуңа Хәмит теләсә кайда булырга мөмкин – күз алдына китереп, башка сыймаслык урында була ала.

Телефон заманы бит, авыл чатына хәбәрләр килеп кенә тора: « Галиябану тыкрыгыннан эзләдек, анда килмәгез», « Хәмитнең эзе күренми», « Түбән очта да эзләр тапмадык»...

Кышын Хәмитне аяк эзеннән эзләп табып була ичмасам, кар гына ява башламасын. Себерә башласа, эзсез югалачак та катып та үләчәк... Бер сәгать дәвам итте эзләү эшләре, ике, өч сәгать… Юк Хәмит... Салкын бит, кем белә аның ничәләрдә чыгып киткәнен?!. Инде аның югалуы йөрәкләргә шом өстәде... Хәмитнең йорты бикләнер микәнни?!

Колхоз салып биргән кечкенә генә йорт инде ул. Авылның кыл уртасында диярлек. Кичке якта кечкенә балалардан алып, олы кешеләргә кадәр аның тәрәзәсеннән текәлеп карап үтәләр. Нәрсә генә юк анда – музей да ул, склад та ул... Кулына кергән акчага кибеттән бөтен нәрсәне сатып алып бара – ир-атныкымы ул, хатын-кызныкымы – мөһим түгел. Гомере буе өйләнергә бирнә җыйды инде. Шкафындагы киштәләрдә катып беткән прәннекләр, шикәр-конфетлар һәм башкалар бик күп дип сөйлиләр. Шуларны җиде кат йозак астында саклый – өй ишегендә дә, капкада да икешәр-өчәр йозак. Бер кешене дә кертми. Акылга зәгыйфь дисәң дә, адәм баласыннан шикләнергә кирәк икәнен аңлый!.. Ә менә башкасын уйлый белми, курка белми ул мескен... «Алладан куркыгыз сез!» дип тә өсти әле. Ул шулай дигәч, күңелләргә шундук салкын йөгерә. Аның авызыннан ишетелгәндә, шомландыра: Ходай бәндәсе бит, әллә белем тә әйтәдер... Хәмит Аллаһы Тәгаләне беркайчан да онытмады. Авылда сәдаканы күбрәк аңа бирәләр, уразаларын җиренә җиткереп тотып чыкканнан соң, фитр сәдакасын да Хәмиткә китерәләр. Аның шул сәдаканы үзенчә дога кылып, багышламыйча алганы юк. Карт-корыдан ишетеп калган дога сүзләрен – һәрберсеннән берничә сүз – тезеп китә. Әле аны да булдырырга кирәк бит! « Сәдакаң кабул булсын», дип тә өсти. Әйе, кемнеке кабул буласын белмисең шул, бәлки нәкъ менә шушы Аллаһының мескен бәндәсенеке кабул булыр!

Менә « Исән-сау булыйк!» дигәне кабул булган бит – табылды Хәмит! Ике урам арасындагы тирән чокырга карга төшеп баткан, тездән аста аяклары кар астында торган – ничә сәгатьтер, анысын белеп булмый, әмма өшемәгән! Инде авыл халкы аякларын кисәрләрме икән дип, куркуга калган иде, бар да яхшы, шөкер! Әнә, урамнан үтеп китеп бара әле. И Хәмит, куркыттың бит! Синең ишегеңә йозак эленер дип каушап калды бит авыл халкы! Синсез күңелсез авылда. Авылларның тоткалары менә синең кебек эчкерсез, синең кебек чын кешеләрдә генә! Яшә әле син, Хәмит! 

Кадрия Хаммадиева 1992 елда Апас районының Кече Болгаер авылында туган. Кечкенәдән каләм тибрәтә башлаган. Язмалары иң элек район газетасында дөнья күргән, аннан соң мәкалә, шигырь һәм хикәяләре «Мәгърифәт», «Гаилә һәм мәктәп», «Ватаным Татарстан» кебек басмаларда, шәхси газеталарда басылып чыккан. «Мәктәптән соң журналистиканы сайлавым да юкка түгел, кулга каләм алганнан соң, аны бер дә куясы килми икән. Чәчмә әсәрләрдән тыш, шигырьләр дә язам. Шулай да хикәяләрдә шигырьдә әйтеп бетермәгән хисләрне иркенрәк җиткерү мөмкинлеге бар», - дип саный Кадрия.
Вы уже оставили реакцию