Шагыйрь Лилия Гыйбадуллина иҗатка мәктәп яшеннән ук ургылып килеп керә.
11 сыйныфта укыганда ук аның шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Сәхнәләрдә үз шигырьләрен сәнгатьле
укып йөрүче кызга ул чагында ук классикларыбыз да игътибар итә башлый. Лилия фикерле, фәлсәфи һәм гади шигырьләре белән әдәбият тәнкыйтьчеләрен дә, укучысын да җәлеп итә. Татарстанның саллы әдәби
бүләкләренә ирешүе дә табигый...
– Лилия, үзеңне шагыйрь иткән әсәрең дип кайсын атыйсың? Гомумән, үзеңне каләм әһеле итеп кайчан тоя башладың?
– Үз юлыңны табу өчен, эзләнергә, төрле сукмаклардан атлап карарга кирәктер. Бу яктан, әлбәттә, мәктәпнең роле зур. Башлангыч белемне туган авылымда – Әҗмәт мәктәбендә алдым мин. Сыйныфта өч бөртек бала идек: мин, бертуган сеңлем һәм икетуган кыз кардәшебез. Уч төбендәге кебек укыдык, дәрес саен өй эше тикшерү, аерым аңлату. Моны хәзер «индивидуаль укыту» дип атыйлар бугай. Такталачык урта мәктәбенә күчкәч, игътибар кимеде – безгә инде рәхәт түгел. Мөгаллимнәрнең күзенә черки булып керә идек, билләһи.
Өй эшен эшләгәнмен икән, укытучы тикшереп билге куярга тиеш, дип уйлыйбыз ич инде. Күрәсең, без әрсез Әҗмәт кызларыннан котылу чарасын уйлап тапканнардыр: нинди конкурс, бәйге, чара бар – барысына безне йөрттеләр. Фән олимпиадалары, спорт ярышлары, смотр концертлары, нәфис сүз осталары бәйгеләре...
Кемнең беренче буласы килмәсен! Ярыша-ярыша укыйбыз, җырлыйбыз, биибез, шигырь ятлыйбыз. Берзаман чамалап алдым: шигырь язуда беренчелекне бирмим кебек. Бу фикергә килүдә, әлбәттә, татар теле укытучым Альбина Шәемованың да, ул вакытта районның «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсен җитәкләгән шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның да, «Актаныш таңнары» гәҗитеннән шигырьләремне укып, күргән саен баштан сыйпап, үсендереп торган Энгель Фәттаховның да, Казаннан миңа хатлар юллаган, күпләргә остаз шагыйрь Рәдиф Гаташның да роле зур. Мәктәптә укыган чагымда ук Рәдиф абый фатихасы һәм кереш сүзе белән «Мәгариф» нәшриятында беренче китабым дөнья күрде.
2003 елның апрелендә Казанда республика нәфис сүз осталары бәйгесендә «Без яшь идек» исемле шигыремне сөйләп беренче урын алдым. Жюрида утырган Туфан абый Миңнуллинның сәхнә артыннан мине эзләп: «Бу шигырьне үзең яздыңмы?» – дип, шигырь дәфтәремне күздән кичергәч, Туфан абый бөеклеге янәшәсендә бөтенләй җиргә сеңәрдәй торган мин сабыйның җилкәсеннән кагып, үсендереп төшеп китүе исемдә. Шигырьлеккә дәгъва кылган беренче әсәрем шул булгандыр.
– Чын язучыга иң кирәкле өч сыйфат, синеңчә ниндиләр?
– Хөрлек, тугрылык һәм тырышлык.
– Иҗат – дәва... Әлеге фикереңне киңрәк ачыйк әле.
– Бу дөньяда бу дөньядан шигырьгә качып була, бу дөньяны өр-яңадан шигырьдә ачып була... Фанилыкта һәр бәндәнең мәгыйшәт шау-шуыннан, ялтыравык, калтыравык чүп-чардан, өч көнлек гомернең мәңгелек тоелган проблема ларыннан качып, яраларын ямый, күчәрен турайта торган өне, «реабилитация үзәге» буладыр. Кемгә музыка, спорт, шоппинг, шешә, сәяхәт... Минем өчен андый дәва урыны – шигырь, әдәбият, китап. Бу әңгәмәне укучы мине яхшы аңлый дип уйлыйм.
– Шигырь газаплы вакытта туа, дисең. Лилия, болай тормышта бер дә газапланып яшәмисең кебек.
– Шигырь асылы – сагыш. Шигырь – асыл сагыш! Кешенең күңел дигән серле коралы кылларында сагыш көен уйнау омтылышы, димме. Шагыйрь бәхетле буламы? Бәхет нидә? Гомумән, акыллы, сизгер кеше бәхетле була аламы бу дөньяда, бу җирдә, бу илдә? Заманында Закир Рәмиев исемле җегет ни өчен үзен Дәрдемәнд – ягъни «хәсрәтле», «сагышлы» дип атый? Фани дөнья мәгыйшәте кыйммәтләре күзлегеннән караганда, аның бер хәсрәте дә булмаган ләбаса...
Аллага шөкер, дөньям түгәрәк: әнием, әткәй-әнкәем, мине аңлаучы, «шагыйрьлегемә» түзүче тормыш иптәшем, улларым, туганнарым бар. Мин алар өчен ярдәмчел бала, уңган килен, яхшы хатын, кайгыртучан әйбәт әни, акыллы апа булырга тырышам. Җирдә төп миссиям шушы дип беләм. Каләм хезмәте – иң авыр хезмәт.
– Язучыга эш өстәле кирәкме? Бармы синең аулак, иҗат итәр урының?
– Кирәк, әлбәттә. Ләкин шаушулы тулай торак бүлмәсендә, колакларымны музыкалы наушниклар белән томалап, шигырь язган чакларымны сагынам. Хәзер язар өчен миңа аулак бүлмә, уңайлы кәнәфи, өстәл, ноут, кул сузым арада кәгазь-каләм һәм ялгызлык кирәк. Һәм кайнар чәй белән шоколад. Минем өстәлемә, андагы тәртибен мин генә белгән тәртипсезлеккә беркем дә кул тидерергә тиеш түгел. Өйдәгеләр бу кагыйдәне белә. Әйберләрне үзем калдырган урыннан, үзем калдырган халәттә табып алырга яратам. Кешеләрне дә. Гомумән, күп нәрсәнең минемчә булуын телим. Олыгаям, күрәсең.
– Лилия, шагыйрь күңелендә шигырь кайчан туа?
– Авыр сорау. Шигырь язуның рецепты, инструкциясе юк. Ялгыз чакта туа, дисәм генә.
– Хәзерге вакытта шактый күп әдәби конкурслар оештырыла. Аларның иҗатчыларга файдасы...
– Бик зур. Әдәби әсәрләр конкурслары оештыручыларга респект һәм рәхмәт! Мондый бәйгеләр күп түгел, күпсенмәгез. Бүгенгедә, газета-журнал редакцияләрендә каләм хакы юк дәрәҗәсендә чакта, андый ярышлар гаять кирәк. Һәрбер хезмәт өчен әҗер түләнгән кебек, язучылык эше дә тиешенчә бәяләнергә тиеш. Ә каләм хезмәте – иң авыр хезмәт ул. Нәкъ менә хезмәт – хобби, күңел юанычы, өстәмә шөгыль түгел. Шуңа күрә үз-үзен һәм үз сүзен хөрмәт иткән язучы беркайчан да бушка язмаган һәм язмас та. Гомумән, каләм әһелен каләме туйдырырга тиеш. Әдәбият алга китсен, үссен, популяр булсын өчен төп шарт бу. Бәйгеләрнең тагын бер уңай ягы: яхшы әдәби әсәрләргә реклама. Бүгенге шартларда укучыга сыйфатлы продукцияне аерып, бармак төртеп күрсәтү бик мөһим.
– Күренекле остаз, галимә, шагыйрь Рифә Рахман теләсә нинди баланы да шигырь язарга өйрәтеп була, ди. Ә син ничек уйлыйсың?
– Безне тәнкыйди фикерләргә өйрәткән укытучым белән килешмәскә җөрьәт итәм. Шигырь язарга өйрәтеп булмый. Чын шигырь, аны иҗат итү турында сүз куерту – галәм, җир, адәм баласы яратылышы турында бәхәсләшүгә тиң. Шигырь – Аллаһтан, тумыштан. Кеше шагыйрь булып туа, әмма шагыйрь булып яшиме – менә монысы инде язмыш эше. Калебенә шигырь орлыгы салынган яшь кешене тану, кирелегенә, холкына, ялкаулыгына, оешмаганлыгына, җенесенә карамастан, шагыйрь итеп үстерү Остазлык дип атала. Шагыйрьләр сирәк, ә Остазлар шагыйрьләрдән дә сирәгрәк була.
– Яшь шагыйрьләр арасында көнчелек хисе бармы? Булырга тиешме?
– Бигрәк тупас һәм шагыйрьләргә карата куллану өчен артык гади сүз! Һәм нишләп яшь шагыйрьләр арасында гына? Чын шагыйрь (болай дип әйтү үзе үк мәгънәсезлек: шагыйрь я бар, я юк. Чынга-ялганга аерылмый ул) һәрчак үзенә тиң эзли, үз ишенә тартыла. Шагыйрьләр арасында, бернигә дә карамастан, үзара хөрмәт, санлау, таяну һәм бер-береңне кадерләү барлыгына ышанам. Шул ук вакытта матур һәм гадел ярыш та. Ярышып җырлар замандашың булу – зур бәхет ул, һәр буын шагыйренә дә тәтеми торган бәхет. Безнең буын ул яктан бик бәхетле.
Дәвамы "Идел"нең октябрь санында.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев