Һәрбер чорның, күрәсең, модага кереп, чат саен искә алына, эчтәлеге турында бәхәсләр кубарыла торган әсәре буладыр.
20 ел элек мондый әсәр Һарри Поттер турында романнар иде, кайчандыр – «Алхимик», кайчандыр – «Ак чәчәкләр», ә кайчандыр Шерлок Холмс турында хикәя һәм повестьләр булган. Мондый әсәрләр кино һәм сериалларга да әверелә , миллионлаган фанатлары барлыкка килә , ә авторлары легендага әйләнә.
Китап турында детектив
Каршымда – Татарстан Милли музее фондында сакланган, хәзерге вакытта Татар китабы йорты экспозициясендә урын алган кечкенә генә китап. Брошюра калынлыгында гына булган бу китапның төп тышлыгы сакланмаган яки, титул битеннән тыш, калынрак тышлыгы бөтенләй булмаган. Ул 1908 елда Казанда бертуган Шәрәфләрнең басмаханәсендә басылып чыккан. Исемлекләрдә китап «Артур Конан Дойл. Шерлок Холмс» дип теркәлгән. Әмма бу мәгълүмат төгәл түгел. Гомумән, сәер һәм серле китапчык ул.
Башта китапны тасвирлауны дәвам итим. Титул битенең иң өстендә серле генә итеп менә нәрсә язып куйганнар: «№4. Таш атсалар да, аш илә ат». Китапның исеменә карыйк. «Шерлок Холмс вакыйгасы» дип язылган. Ә, юк, алай гына түгел: «Англиядә гаять эшендә маһир җасус Шерлок Холмс вакыйгасы». Шуның белән вәссәлам.
Без беләбез: Артур Конан Дойл язган повесть-хикәяләрнең һәрберсенең үз исеме бар. «Җете-кызыл этюд», «Баскервилльләр эте», «Көнчыгыш экспресс» һәм башкалар мәгълүм бит. Ә монда бернинди исем дә юк. Сәер… Бәлки тәрҗемәче төшереп калдыргандыр? Бәлки инглизчә оригиналь исемен әсәрнең үзен укыгач кына таба алырбыз?..
Тәрҗемәче һәм автор дигәннән. Тышлыкта Конан Дойл исеменә бер ишарәт тә юк! Кара син аны, безнең Шәрәфләр китап бастырганда, авторны бөтенләй санга сукмыйлар әллә? Бәлки Бөекбритания патшалыгына гонорар җибәреп торырга теләмәгәннәрдер? Ә менә тәрҗемәченең исеме бар: «Учитель Бәдретдин Гыйбадуллин». Димәк, Казанда яки башка шәһәрдә укытучылар мәктәбен тәмамлап, рәсми рәвештә урыс телен татар балаларына укыту хокукына ия бер абый шушы әсәрне татар теленә тәрҗемә иткән.
Әмма нинди әсәр?.. Китапны ачып карагач, «Тол хатынның яшерен серләре» дигән башисемгә тап булдым. Алга таба китапта Шерлок Холмс дигән җасус (сыщик) үзе һәм аның якын дусты, иптәше… Гарри Таксон пәйда була.
Популярлык бәласе
Бу урында тукталып торыйк та, фанфиклар турында бер-ике сүз әйтик. Популяр әсәрләр нигезендә еш кына фанфиклар да язалар. Бәлки Һарри Поттер, дорамалар һәм аниме яки «Балдаклар хөкемдары» нигезендә язылган фанфикларны, яисә хәтта ориджинал фанфикларны күргәнегез бардыр да. Кайвакыт «фанат фикшннары», оригиналь сюжетның бер өлешен киңәйтә торган икенчел әсәр генә булудан туктап, аерым әдәби иҗат җимеше дәрәҗәсенә үсеп җитәләр. Әдәбият тарихында андый күренешләр дә билгеле.
Әмма фанфиклар күбрәк безнең заман җимеше. Алар оригинальлеккә дәгъва итмиләр, «лор»ны киңәйтү белән шөгыльләнәләр. Безнең Шерлок Холмс басылган заманнарда исә пастиш дигән күренеш киң таралган. Пастиш – берәр авторның стиленә охшатып иҗат ителгән икенчел әсәр. Пастишлар әдәбиятта, музыка һәм театрда, рәсем сәнгатендә дә очрый. Татар әдәбиятында пастиш үрнәге дип шартлы рәвештә Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа кисекбаш» поэмасын да, Тукай әсәрен имитацияләп Нур Баян тарафыннан язылган «Печән базары»н да әйтергә була. Кыскасы, бу бай тарихлы һәм кызыклы жанр. 1900-елларда төп герое Шерлок Холмс булган пастишлар да Аурупада киң тарала. Курт Матулл белән Тео фон Бланкенси дигән ике алман язучысы 1907-1911 елларда атна саен сишәмбе көнне «Детектив Шерлок Холмс һәм аның дөньяга танылган маҗаралары» исеме белән яңадан-яңа хикәяләр чыгарып барганнар. Бу – классик пастиш. Алар инглиз язучысының героен алганнар да, шуның стилен кабатлап, яңа маҗаралар һәм вакыйгаларны тасвирлыйлар. Оригиналь әсәрләрдәге сюжет бөтенләй дә кабатланмый диярлек, монда уртаклык тема һәм геройның үзендә генә.
Алманнарның бу пастиш бастыру проекты гаять уңышлы булып чыга. Әлбәттә, Шерлок Холмсның дөньяда популяр вакыты, ә Англиядә Конан Дойл яңа хикәяләрне көн саен язып утырмый. Ә монда… Атна саен яңа вакыйга! Радио һәм телесериаллар әле булмаган заманда, атна саен дәвамы чыга торган маҗаралар кемнең күңеленә хуш килмәсен ди!
К.Матулл белән Т.фон Бланкенси язган Шерлок Холмс маҗаралары гарәп, француз, маҗар, төрек, рус һәм башка телләрдә дә чыгып барган. Ә кайбер чыгарылышлары татар теленә дә тәрҗемә ителгән булып чыга. Минем алдымда яткан китапчык та шушы ике алман язучысы чыгарган «пастиш» Холмсның татар дөньясына үтеп кергән маҗараларын тасвирлый икән.
Татарча беренче детектив дип Мөхәммәдзаһир Бигиевнең 1887 елда Казанда басылган «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын атыйлар. XX гасыр башында татарчага тәрҗемә ителгән детектив әсәрләр дә барлыкка килә. Ә аннан соңгы татар әдәбиятында Мәгъсүм Насыйбуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Шамил Шәйдуллин, Нияз Акмал, Фәнил Галиев, Зөфәр Фәрхетдинов, Тәлгать Галиуллиннарның детективлары иҗат ителде. Соңгы елларда бу жанр бераз аксап тора. Бәлки, киләсе татар детективын сез язарсыз?
Автор: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин
Нет комментариев