Казан урамнарында әниең турында искә төшереп торган «игъланнарны» күргән идеңме икән?
Казан урамнарында әниең турында искә төшереп торган «игъланнарны» күргән идеңме икән? Бу – К.Тинчурин театрының «Әни килде» спектакле премьерасы афишалары. Ә без репетицияләр арасында артистлар белән әниләре турында җылы хатирәләр барладык.
Салават Хәбибуллин, Альфред ролендә:
Яшерен түгел, яшь вакытта күпләр тәмәке тартырга өйрәнеп карый, безне дә өйрәттеләр. Бу хәлне минем әнигә әйткәннәр, имеш, аның улы тәмәке көйрәтә. Әни бәйләү бәйли иде, мине, кайткач, бәйлисе әйберен эшләп бетергәнче, 2 сәгать буе почмакка бастырып тотты. Аннан соң аш бүлмәсенә чакырды. Әни шырпы алды да: «Янып беткәнче, сиңа ике сорауга җавап бирергә кирәк: тәмәке тартмыйм һәм шырпы белән уйнамыйм дип ант ит», – диде. Мин шырпы дип кенә уйлаган идем, ә ул алды да, газны кабызды. Мин, әлбәттә, башта гафулар үтендем. Тик ут өстендә кулны 2 минут тотты – бөтен антлар шунда әйтелде инде. Кулга берни булмады, хәтта җәрәхәтләнмәде дә. Шырпы белән уйнамас өчен әнинең шундый тәрбиясе булды бу.
Ирек Хафизов, Ислам ролендә:
Без авылда торгач, балачакта гел Казанга барасы килә торган иде. Миңа 5 –6 яшьләр булгандыр. Әни Казанга китәргә җыена, бик барасым килсә дә, мине алып бармый. Тотып та карыйлар – мин әбиләрнең кулыннан ычкынып китәм дә, әни артыннан йөгереп тотам. Әни мине кире кайтара: «Балам, автобусларга соңга калам бит инде», – дип изаланып беткән иде.
Гөлчәчәк Хафизова, Расиха ролендә:
Хәтеремә әни турында бердәнбер язылып калган күңелле хатирә килә. Минем 5 яшьлек чагым, туган көнгә әзерләнәбез... Ул вакытта туган көн үткәрү авыл җирендә алай гадәткә кергән нәрсә түгел иде, ә минекен үткәрделәр. Өйгә дус кызларым, туганнар җыелды – шулай зурлап минем өчен мәҗлес уздырдылар. Әзерлек вакыты исемә төшә: әни кечкенә якта ашарга әзерләп йөри, мин зур якт а, табын янында, кунаклар килүен көтеп йөрим... Ашап-эчкәннән соң, әти керде дә: «Балалар, әйдәгез су коенырга», – дип чакырды. Калган балаларга – зур мичкәгә, ә миңа, судан курыкканга, кечкенә мичкәгә су әзерләгәннәр иде.
Лилия Мәхмүтова, Саимә ролендә:
Әниләр гел гастрольдә булгач, ай буена 3 көнгә генә кайтып килгәләделәр. Без иртән уянганда, аларның өйдә йоклап ятулары безнең өчен зур бәхет иде. Кайтк анда гел күчтәнәчләр, кием-салым алып кайталар. Бер тапкыр телефон алып кайттылар. Без Ләйсән белән бер бүлмәдән икенче бүлмәгә шалтыратып уйный, шуннан кызык таба идек.
Ренат Шәмсетдинов, Максуд ролендә:
Әни белән бәйле хатирәләр күп инде ул. Яши-яши әниләрнең кадерен белә башлыйбыз, ләкин соңгарак калабыз шул. Укучылар гадәттә директордан, завучтан, сыйныф җитәкчесеннән курка, ә мин әнидән курка идем. Минем әни мәктәптә лаборант булып эшләде, бер-бер хәл булса, мине директорга «өстерәп» йөрмәделәр, әни янына гына җибәрәләр иде. Ул әйбәтләп кенә «кыздырып» чыгара иде, шуңа начар уку мөмкинлеге булмады да миңа.
Эдуард Никитин, Сәйяр ролендә:
Мин театрга эшкә кергән елда әни белән бер гади генә сөйләшүебез искә төште. Гадәттәгечә сәламләшү, хәлләр белешү, мин аннан «Ашадыңмы?» дип сораган идем, «Ашыйсым килми әле» дигән җавап алдым. Сискәнеп куйдым, берәр хәл булганмы әллә дигән уйлар килде. Мине уйлап, борчылып йөргәндер инде, «Син янымда булмагач, авызымнан ризык үтми», – диде. Ул сөйләшүдән соң безнең аралар тагын да якынайгандай булды. Героем да шундыйрак, әнисенә булган хисләрен беркайчан да сүз белән әйтми, гамәлләр белән күрсәтергә тырыша.
Нет комментариев