«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Гүзәл Сәгыйтова: «Яшь иҗатчылар ачык – аларга мөмкинлекләр бирергә, юл күрсәтергә генә кирәк»

«Идел»нең февраль санында чыккан язманы укырга тәкъдим итәбез.

Быел журналда «Калеб» иҗат берләшмәсенең проектлары, яшь иҗатчылары турында язып барырга ниятлибез. Моның өчен махсус сәхифә дә булдырдык – «Яшьләр калебе». Быел «Калеб» нинди чаралар, яңалыклар белән сөендерергә җыена, яңа исемнәр көтеләме? Барысы хакында да сөйләп барырга тырышырбыз. Бу санда яшь җырчы Алмас Хөсәеновның музыкаль монолог-концертына тукталырбыз һәм «Калеб»нең тарих битләрен барларбыз…

«Калеб»кә нигез салучы, Казанның вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова белән әңгәмә.

Фотограф: Daniil Shvedov

- Әле дә хәтерлим, «Калеб»нең башлангыч чорында канатланып, максатлар куеп башлап җибәргән идегез. Бүген инде менә проект кысаларында зур концертлар да куела, яңа исемнәр дә ачыла. Әйтегезче, 10 ел элек булган «Калеб» белән хәзерге «Калеб»нең аермасы нидә?

- Беренчедән, без яшьрәк идек. (Көлә.) Икенчедән, кичәләр ешрак уза иде. Өченчедән, бар кеше дә бөтен нәрсәне бушка эшли иде, шул ук вакытта безгә Камал театры үзенең залларын да, хезмәткәрләрен дә бөтенләй бушка бирә иде, кичәләр тамашачы өчен дә бушка иде. Хәзер безнең кичәләрне сыйфатлырак эшләргә, фото-видеолар төшерергә мөмкинлек бар. Дүртенчедән, соравыңда әйткәнчә, соңгы елларда зур форматларга тотына башладык. Ул вакытта андый теләк булса да, финансларның бөтенләй булмавы киңәергә мөмкинлек бирмәде. Мәсәлән, шул ук «Безнең җыр» лабораториясе инде 2014 елда уйланылган проект, аның буенча без грантлар да язып карадык, аларны якладык та, ләкин беренче тапкыр 2018–2019 елларда гына тормышка ашыра алдык.

– Ул буынга алмашка хәзер яшьләр килә. Алар турында ни дияр идегез? Алмас Хөсәенов ничек сайланды? Мондый форматтагы концерт идеясе кайчан, ничегрәк туган иде?

– Белүегезчә, «Калеб» эшчәнлегендә берничә еллык тыналыш булып алды. Мин театрдан киткәч, аның белән башка шөгыльләнмәмен дигән идем. Кариев театрында «Калеб»кә мәйдан да бирелгәч, Луиза Янсуар да «Калеб» кешесе булгач, шунда нигезләнер дип уйлаган идем. Уйлаганча килеп чыкмады. Аның тарихы шуның белән тәмамланыр дип уйлаганда, ничектер юбилей елы алдыннан күңел сыкранып куйды. Һәм Илсур Рәис улы ярдәмендә без «Калеб»нең үткәннәренә күз сала алдык. Шул дата барыбызга да тәэсир итте кебек. Иҗатчылар аңа кадәр дә «Калеб»не сагынып сөйли иделәр, ун еллыктан соң ниндидер күтәрелеш булды: икенче лабораторияне эшләдек, «Кайтаваз» циклы барлыкка килде. Ләкин без һаман да юлыбызны күбрәк «Калеб»нең башлангычында торганнар белән дәвам иттек. Лабораториягә Алмас Хөсәенов, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Ильяс Фәрхуллин, Айдар Ниязовлар килсәләр дә, яшьләр белән махсус эшләргә җитешми идек. Узган ел башында без бөтенләй яңа буынны мэриядә җыеп, матур сөйләшү уздырдык, Композиторлар союзында иҗатлары белән танышу кичәсе дә үтте. Әле Камал театрында Миләүшә Гафурованың поэзия кичәсенә әзерлек бара. Алмас Хөсәеновка килгәндә, аның үзенчәлекле тавышын шәхсән бик яратам. Ул «Безнең җыр» лабораториясенең соңгысында катнашты. Инде бик яшь булмаса да, минемчә, аның таланты ачылмаган бөре кебек. Узган ел филармония концертлар залында кичәсен уздырырга ниятләгән, март аена көн дә алган идек, ләкин ул вакытта «мин әле әзер түгел» диде. Быел кечерәк форматта уздырылды, кичә белән тулысынча Лилия Гәрәева, Ильяс Камал, Булат Гатауллин шөгыльләнде, мин быелгы программага бөтенләй кысылмадым.

Форматка килгәндә, «Калеб» өчен бу формат яңа түгел. 2013 елның апрелендәге Эльмир Низамов концерты нәкъ менә монологтан башланып китте. Аерма шунда гына – Алмас монологларын сценарист әзерләде, концертны режиссёр сәхнәгә куйды. Беренче кичәләрдә исә барысын да үзебез эшли идек, ул вакытта тавыш операторы белән ут куючы булса, бәхет күктән ашкан иде.

– «Калеб» татар мәдәниятен алга сөрүче яшь актёр, шагыйрьләрне, музыкантларны, рәссамнарны һәм режиссёрларны берләштерә. Хәзерге вакытта кайсыдыр өлкәдә иҗатчыларны туплау, җәлеп итү буенча кыенлыклар бармы? Яшь иҗатчылар ни дәрәҗәдә дөньяга ачык?

– Яшь иҗатчылар ачык. Аларның күбесе иреккә чыгарга теләгән яшь тайлар кебек түземсезләнеп, тыпырчынып тора. Аларга мөмкинлекләр бирергә, юл күрсәтергә генә кирәк. Кайберләре, бик яшь булуларына карамастан, инде күп җирләрдә чыгыш ясый, аларны беләләр, чакыралар, җырчы-студентлар арасында инде эшкә урнашканнары да бар – соңгыларына без кирәкмидер дә, актёрларның да хәзер иҗат итәргә күпме мәйданы бар – Камал театрында күпме сәхнә, Тинчурин, Шәрыкъ клубы, Моң. «Калеб» күбрәк шагыйрь, композитор, җырчылар белән эшли.

Хәзер кыенлыклар нәрсәдә – элек мин үзем консерваториядә укыта, анда кайный идем, яшь композитор, җырчылар белән тыгыз аралаштым, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар «Калеб»кә шагыйрьләрне якынайтты. Берничә елдан «Калеб» яңгырый башлады, яшьләр үзләре дә «Калебтә буласым килә» дип безне эзләп таба иделәр. Иң ачык мисал – композитор Миләүшә Хәйруллина, ул вакытта пианист Миләүшә. Хәзер исә «Калеб» профессионаллар мәйданы белән ассоциацияләнә, чөнки концертларыбызда җитлеккән иҗатчылар – элекке калеблеләр күбрәк чыгыш ясый. Шуңа да элеккечә аерым кичәләр уздырырга алындык та. Марат Готыф улына зур рәхмәт, аз булса да, комиссиянең ярдәме бар, кызлар тиенне-тиенгә тотарга тырыша. Әлбәттә, яшьләр белән эшне тагын да киңәйтеп җибәрергә кирәк, моның өчен «Калеб»кә яшь кураторлар җитми. Ничә тапкыр егет-кызларны үзебезгә әйдәдек, ләкин уңышка ирешмәдек. Монда «Калеб» дип яну белән бергә, зәвык та, сәнгатьне тирән аңлау да кирәк.

– «Калеб»нең шушы вакыт эчендә үзенең аудиториясе дә үсеп җитте. Шулай да, кем ул – «Калеб» тамашачысы?

– Ул шундый кызык. Без «Калеб»не беренче елларда эшләгәндә, ниндидер махсус тамашачы өчен эшләмәдек. Ә менә еллар узгач, «Мин Калебнең бер кичәсен дә калдырмый идем, шундый сагынам ул вакыйгаларны» диючеләр ешайды. Һәм алар безнең тирәдә йөргән, сәнгатьне белгән, аңлый торган кешеләр. Миңа хәтта «Калеб мине формалаштырды» диючеләр дә булды. Бу безнең өчен бик кадерле сүзләр. Ун еллык концертта зал тутырып нәкъ шул кешеләр килгән иде. Алар күбрәк бүгенгенең 35-45 яшьтәгеләре. Ягъни, «Калеб»нең беренче геройлары яшендәге кешеләр. Хәзер инде яңа буын иҗатчыларын гына түгел, яңа тамашачыны да эзләп табу мөһим.

ЯРАТЫП ТУЕП БУЛМАСЛЫК КОНЦЕРТ

(Алмас Хөсәенов концертыннан репортаж)

Өч октавадан югарырак тенор тавышлы Алмас Хөсәенов иҗаты күпләргә таныштыр. Аның «Калеб»ле тормышы «Безнең җыр» проектыннан башланып китә. Күптән түгел Камал театры бинасында ул музыкаль монолог  форматындагы үзенең беренче «Туеп булмый яратып» дип исемләнгән концертын тәкъдим итте. Ә без исә аның белән иҗаты һәм беренче концерты турында сөйләштек.

Алмас музыкага кечкенәдән гашыйк кеше. Монологында иҗат юлындагы кызыклы вакыйгалар турында да сөйләде. Балачагында аны «музыкаль ишетү сәләте юк» дип җыр мәктәбенә алмаганнар, әмма бабасы аларга: «Минем улым барыбер җырчы булачак», – дигән. Шулай булып чыга да! Бүген ул 12 телдә жырлый! Концертында башкарган 17 җыр арасында да чит телдәгеләре бар иде. Иҗатындагы тагын бер кызыклы мизгел Амур өлкәсендә армиядә хезмәт иткәндә була. Ватанны саклаучылар көненә концерт куярга дип коллектив килә. Алмас җырчыларның ноталарга эләгә алмавына түзми, старшинадан рөхсәт алып, 3 мең кеше каршында ничек дөрес җырларга кирәклеген күрсәтә. Шулай итеп, ул частьнең йолдызына әверелә. Әле бер чиләк сгущенка һәм яңа форма да бирәләр үзенә . Хезмәтенең соңгы 4 аен ул гастрольләрдә үткәрә.

Концертта башкарыр өчен иң яраткан җырларымны сайлап алдым. Төрле телләрдә һәм жанрларда җырладым, ә мәхәббәт темасы күбрәк булды, чөнки минем лирик тавышка туры килә. Башкарган эстрада җырларым минем репертуарымда ничәмә еллар бар инде, үзем дә җырлар язам. Аллаһ боерса, аларны музыкаль мәйданчыкларга да чыгарырмын, ләкин мин классик һәм халык җырларын онытмаячакмын.

Бүгенге көндә күпчелек татар тамашачысының эстрада җырчылары концертларына «агылуы» сер түгел. Алмас – сәхнәдә тыйнак һәм зәвыклы җырчы. Бу аның үз-үзен тотышында һәм репертуарындагы җырларында сизелә. «Мин үзем тыйнак булсам да, җырлаганда тавышым тыйнак түгел бит», – ди ул бу турыда.

Концертында улының да дебюты булды – Алмасның алты яшьлек улы Әдил, «Опера №2» җырын башкарып, барлык тамашачыны таң калдырды. Аның җырлый башлавында әтисенең өлеше һичшиксез зур. Улының җырлый башлавына Алмасның һәм хатынының нинди мөнәсәбәттә булуын сорадык.

Хатыным – иҗат кешесе, минем белән бергә вокал бүлеген бетерде. Улымның сәләте бар бит, мине дә уздырыр дип уйлыйм, Аллаһ боерса. Музыка юлыннан китәчәкме, юкмы – анысы үзеннән торыр.

Концертта Алмасның иҗатташ дуслары Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова һәм Гөлназ Закирова катнашты. Музыкаль җитәкчелекне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, оста дирижёр Ильяс Камал башкарды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры аның җитәкчелегендә концертның матур музыкаль бизәлеше булды.

Кичәнең режиссёры – Булат Гатауллин, сценарий авторы — шагыйрә Гөлүсә Батталова.

Режиссёр һәм шагыйрәнең иҗади берлектә эшләве нәтиҗәсендә, концерт башка мәдәни чаралардан аерылып торды – ул җырларга гына кайтып калмыйча, шигъри һәм тарихи мохит берләшкән сәнгать чарасына әверелде.

Булат Гатауллин, «Туеп булмый яратып» концертының режиссёры:

Минем өчен «Калеб» – иң-иңнәр җыелган бер зур команда. Актёр буларак, «Калеб» белән мин инде күптәннән таныш. Безнең дуслык Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» китабы презентациясеннән башланды. Аннары «Яшә!» (В. Франклның «Сказать жизни да» әсәре буенча) спектакле (режиссёры – Гөлназ Минкина) чыкты, «Кара урман» (режиссёры – Резедә Гарипова), тагын бик күп чаралар.

Соңгы елларда инде «Калеб» белән тагын да якынайдык кебек. Хәзер инде режиссёр буларак та чаралар эшли башладым. Беренче эшем – «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев»  концерты иде. Алмас Хөсәеновка килгәндә, татарның бриллианты ул. Аны күбрәк кешегә танытасы, тавышын ишеттерәсе килә. Алмас – бик тыйнак, гади, чиста күңелле, серле кеше.

Концертның да шундый булуын теләдек. Сценарий авторы – Гөлүсә апа Батталова белән бергә эшләвебез беренче тапкыр гына түгел, шуңа Алмасны ачардай форманы бик тиз таптык, шулай итеп концерт-монолог килеп чыкты. Җырчыга, әлбәттә, сәхнәдә сөйләшү кыенрак бирелә, алар бит хис-кичерешләрен, уйларын тамашачыга җыр аша тапшыралар. Текст, текстны җиткерү, аны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләү — менә мин шул ягы өчен борчылдым. Ләкин Алмас бу сынауны бик югары дәрәҗәдә үтеп чыкты дип уйлыйм. Аның сәхнәдә номердан номерга иркенрәк була баруына күңелем сөенде. «Калеб» белән алда яңа уртак планнарыбыз бар, ләкин алар әлегә сер булып калсын.

Рәфидә, 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое