Электрон мактау тактасы
Новости
Мәдәният

Сәйдәш музее: күргәзмә генә түгел, тулы бер роман

Татарстан музейлары буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Мин, үзем Казанда туып үскән кеше буларак, мәктәптә чакта йөргән музейларның күбесен яхшы хәтерлим. Иң матур һәм кызыклы булып исемдә калганы – Горький урамы, 13 нче йортта урнашкан Салих Сәйдәш музее.

Аның яныннан узганда, икенче кат тәрәзәсеннән карап торган Сәйдәш портретына күз кысып киткән чакларым да булды.

Инде үсеп, музейларга үз теләгем белән йөрер яшькә җиткәч, мин анда эләгә алмадым. Бинаны ун елга диярлек сузылган ремонтка яптылар. Һәм менә, ниһаять, бүген музей гөрләп эшли, төрледән-төрле чаралар уздыра. Хәзер инде мин музейга өлкәнрәк һәм, бәлки, бераз акыл кергән кеше буларак киләм. Шуңа күрә монда сөйләнгән тарихлар, язмышлар һәм вакыйгалар минем өчен бөтенләй яңача яңгырый.

БЕРАЗ ТАРИХ

Музей беренче тапкыр 1993 елның 25 июнендә ачыла. 1904 елда төзелгән әлеге бинада элек тулай торак урнашкан була. Монда Камал театры артистлары һәм төрле иҗат әһелләре яши. Алар арасында хәзер инде онытылып барган, әмма үз заманында бик танылган артистлар Гөлсем Болгарская белән Галия Камалова, шулай ук Марсель Сәлимҗанов, Ринат Таҗетдинов, замандашларыбыз Зөлфирә Зарипова һәм Дания Нуруллина да бар.

Шулар арасында татар классик музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәш тә яши. Ул бу йортта 1930 елдан 1954 елга кадәр гомер итә. Театр күчеп, тулай торактан кешеләр киткәч, биредә музей ачарга кирәк дигән карарга киләләр.

Салих Сәйдәш музее халык инициативасы белән ачыла. Композиторны яратучылар төрле инстанцияләргә хатлар юллый. Татарстан урамындагы Сәйдәш һәйкәле дә, нигездә, халык җыйган акчага куела. 1989 елда бинада ремонт башлана һәм музей ачуга әзерлек эшләре алып барыла.

МУЗЕЙ НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ

Кечкенә бүлмәләрнең диварларын сүтеп, зур музей заллары ясыйлар. Беренче экспозицияне Салих Сәйдәш иҗатына чын күңелдән гашыйк кешеләр төзи. Алар эшләренә бөтен җаннарын сала, шуңа күрә күргәзмә дә үзенчәлекле килеп чыга.

Мәсәлән, үз чоры өчен бик алдынгы яңалык саналган автогид була. Бүгенге музей хезмәткәрләре сөйләвенчә, алар хәтта аның схемаларын да табып ала. Анда чакрымнарга сузылган чыбыклар, бик күп транзисторлар һәм лампочкалар була. Автогид экскурсоводның ярдәмчесе булып хезмәт итә. Экскурсовод сөйли башлау белән, система да эшли башлый: кирәкле урында музыка яңгырый, тиешле экспонат янында ут кабына. Музей берничә тапкыр ремонтка ябыла. Сәйдәшкә караган экспонатлар болай да күп булмый, ә үзгәртеп корулар вакытында аларның бер өлеше юкка да чыга.

Озакка сузылган ремонттан соң 2025 елда музей яңадан ачыла һәм хәзер «Салих Сәйдәш һәм татар музыкасы музее» дип атала.

КОМПОЗИТОР ТУРЫНДА

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев – татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, педагог, ТАССРның халык артисты. Профессиональ музыкаль белеме булмаса да, ул татар музыкасы тарихындагы иң күренекле композиторларның берсе булып санала. Сәйдәш татар милли сәнгатендә яңа жанр – музыкаль драманы үстерә, беренче татар профессиональ дирижёрларының берсе була, пианист, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен алтмышка якын спектакльгә музыка иҗат итә. Салих Сәйдәшнең холкы да үзенчәлекле була. Аны йомшак күңелле, кайчакта хәтта самими, әмма бик гадел кеше буларак искә алалар.

Композиторның шәхси тормышы шактый катлаулы була. Ул өч тапкыр өйләнә. Беренче хатыны Валентина Мухина медицина өлкәсендә белем ала, музыкага гашыйк була. Аларның мәхәббәтенә күпләр соклана. Әмма беренче уллары Альфред тугач, Валентина бала тапканнан соң барлыкка килгән өзлегүләр аркасында вафат була. Бу югалту Сәйдәш өчен зур фаҗигага әверелә – ул ялгыз әти булып кала. Альфред исә ике як туганнары тәрбиясендә үсә.

Икенче хатыны Сафия Алпарова Татар дәүләт театрында (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) кассир булып эшли. Ул вакытта Сәйдәш бик танылган булса да, матди яктан авырлыклар кичерә, шуңа күрә яшь гаиләнең тормышы җиңел булмый. Бу гаилә тарихының күп кенә нечкәлекләре рәсми биографияләрдә очрамый – аларны музей экскурсиясендә генә ишетергә мөмкин. Бу никахта Науфаль, Реляф һәм Эмиль туа. Кызганыч, Реляф Мәскәүдә чакта тиф авыруыннан үлеп китә. Аның хәтта фотосы да сакланмый. Эмиль дә сигез яшендә фаҗигале рәвештә вафат була. Науфаль исә шактый озын гомер яши һәм аның балалары хәзер исән-сау. Сафия белән аерылышканнан соң, Сәйдәш берникадәр вакыт апасы Әминәдә яши. Соңрак ул Асия Казакова белән гаилә кора. 1954 елның августында Сәйдәшнең үпкәсендә шеш табыла.

Мәскәүдә аңа берничә операция ясыйлар, әмма авыру инде метастазалар биргән була. Композитор 1954 елның 16 декабрендә вафат була.

БҮГЕНГЕ МУЗЕЙ

Бүгенге музей экспозициясе бик заманча, эзлекле һәм кызыклы. Һәр зал аерым бер темага багышланган, һәрберсенең үз драматургиясе бар. Шуңа күрә музейга һичшиксез экскурсия белән килергә кирәк. Бүген музейда яшь коллектив эшли. Алар бу урынны да, Салих Сәйдәш иҗатын да бик яхшы белә һәм ихлас ярата.

Мәсәлән, миңа экскурсия үткәргән Алсу Хафиз музейны яңарту һәм экспозиция төзү эшләрендә дә катнашкан. Ул музейның һәр почмагын белә һәм бинаның тарихын да, монда яшәгән кешеләрнең язмышларын да мавыктыргыч итеп сөйли.

Музей хезмәткәре Айдар Ниязов – Татарстанның яшь һәм перспективалы музыкантларының берсе. Ул югалган партитураларны торгызу белән шөгыльләнә. Музей хезмәткәре Рәхимҗан татар җырчылары турында документаль фильмнар төшерә.

Мондагы хезмәткәрләр экскурсияләрне шулкадәр мавыгып сөйлиләр ки, син дә үзеңне алар белән бергә шул тарих эчендә йөргәндәй хис итәсең.

МУЗЕЙГА НИ ӨЧЕН КИЛЕРГӘ?

Музейга, иң кимендә, татар музыкасы һәм композитор Салих Сәйдәш белән танышу өчен килергә кирәк. Монда даими рәвештә концертлар, лекцияләр, пластинка тыңлау кичәләре һәм башка мәдәни чаралар уза. Шуңа күрә музей – экспозиция генә түгел, ә бүген дә актив яшәүче мәдәни мәйданчык. Балачакта бу музей минем өчен Казандагы иң матур музей иде. Бүген исә мин аны кызыклы һәм мәгълүмати яктан иң бай музейларның берсе дип атар идем. Аннан чыккач, үзеңне берничә томлык тулы бер роман укып чыккандай хис итәсең.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое